Мензеля

Мензелинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Молодежный меридиан

Иркәнәштә "кечкенә" ракетка осталары ярыштылар

Иркәнәш мәдәният йортында үтеп киткән 23 февраль хөрмәтенә авыл егетләре арасында өстәл теннисы буенча ярыш үткәрелде. Кискен көрәш нәтиҗәсендә һәм жюри Альбина Хәлилованың карары нигезендә 1 урынга Данияр Гәрәев, 2 урынга Нәркис Хисмәтуллин, 3 - Рафаэль Файдров лаек булдылар. Әлеге ярышны мәдәният хезмәткәрләре Вәсилә Мөҗипова һәм Эльмира Галимова оештырды. Аларның...

Иркәнәш мәдәният йортында үтеп киткән 23 февраль хөрмәтенә авыл егетләре арасында өстәл теннисы буенча ярыш үткәрелде.

Кискен көрәш нәтиҗәсендә һәм жюри Альбина Хәлилованың карары нигезендә 1 урынга Данияр Гәрәев, 2 урынга Нәркис Хисмәтуллин, 3 - Рафаэль Файдров лаек булдылар.

Әлеге ярышны мәдәният хезмәткәрләре Вәсилә Мөҗипова һәм Эльмира Галимова оештырды. Аларның авылда мәдәни һәм спорт чаралары үткәреп, яшьләр тормышын җанландырып торуларының тагын бер күркәм мисалы булды бу чара. Кем белә, бәлкем алдагы елларда шушы ярыш иркәнәшлеләр арасында гына үткәрелеп калмыйча, авылара һәм, тагын да югарырак алганда, район масштабындагы өстәл теннисы турнирына да әверелеп куяр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Самое интересное в наших социальных сетях

ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

Одноклассники: ok.ru/menzelinsk

Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Актуальные новости филиала АО "ТАТМЕДИА" "Мензеля-информ"