Мензеля

Мензелинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Молодежный меридиан

Матвеевка көрәшчеләре шаккаттырды

Минзәлә авыл хуҗалыгы техни­кумында татар-башкорт милли көрәше буенча милли көрәш ветеран­нары - ТРның спорт ма­стерлары Мәүләветдин Закиров һәм Фәрит Хәмәтдинов призына шәхси-команда берен­челеге узды. Бөек Җиңүнең 70 ел­лыгына багышланган ярышлар 2001 нче елда туган үсмерләр арасын­да үткәрелде. Әлеге беренчелек безнең районда алтынчы тапкыр узды. "Мин бер 40-50 бала җыелыр дип...

Минзәлә авыл хуҗалыгы техни­кумында татар-башкорт милли көрәше буенча милли көрәш ветеран­нары - ТРның спорт ма­стерлары Мәүләветдин Закиров һәм Фәрит Хәмәтдинов призына шәхси-команда берен­челеге узды. Бөек Җиңүнең 70 ел­лыгына багышланган ярышлар 2001 нче елда туган үсмерләр арасын­да үткәрелде. Әлеге беренчелек безнең районда алтынчы тапкыр узды.

"Мин бер 40-50 бала җыелыр дип көткән идем, 72 сабый катнашырга дип килгән. Районның 12 мәктәбеннән җыелма командалар килгән иде. Бу ярышларда катнашучыларның саны артуы сөендерә, әлбәттә. Димәк бездә көрәш үсә, көрәшчеләр саны арта. Быел Матвеевка бик яхшы нәтиҗә күрсәтте. Бер ел элек аларга келәмнәр алып кайткан идек. Шушы арада гына яшь тренер Рөстәм Хәмидуллин балалардан район чемпионнарын ясады", - дип сөйләде безгә баш хөкемдәр Рәмзил Бәдриев. Сүз уңаеннан, иң яхшы нәтиҗә күрсәтүчеләр Матвеевка командасы булды. Икенче урынны, шулай ук районда лидер булып торучы, Хуҗәмәт командасы яулады. Мактаулы өченче урында Ыкның аръягыннан килгән Фәнияр Гәрәевның командасы. Шәхси беренчелеккә килгәндә, 11 авырлык категориясендә призлы урын алган көрәшчеләргә акчалата премия тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Самое интересное в наших социальных сетях

ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

Одноклассники: ok.ru/menzelinsk

Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Актуальные новости филиала АО "ТАТМЕДИА" "Мензеля-информ"