Мензеля

Мензелинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Молодежный меридиан

Минзәлә егете Данис Гәрәев Россия Чемпионы

Минзәлә районы үзенең көрәшчеләре белән бөтен республикага танылган. Бүгенге көндә 46 район арасында татар-башкорт милли көрәше буенча безнең район 9 нчы урынны алып тора. Күптән түгел, Чебоксар шәһәрендә узган татар-башкорт милли көрәше буенча Россия Чемпионатында Минзәлә егете Данис Гәрәевнең чемпион булып кайтуы да шушы рейтингта югары баскычта булуыбызның өлеш кертте....

Минзәлә районы үзенең көрәшчеләре белән бөтен республикага танылган. Бүгенге көндә 46 район арасында татар-башкорт милли көрәше буенча безнең район 9 нчы урынны алып тора. Күптән түгел, Чебоксар шәһәрендә узган татар-башкорт милли көрәше буенча Россия Чемпионатында Минзәлә егете Данис Гәрәевнең чемпион булып кайтуы да шушы рейтингта югары баскычта булуыбызның өлеш кертте.

Фәнияр Гәрәев, татар-башкорт милли көрәш буенча тренер:

  • Данис беренче ярышта 6 яшендә катнашты. Яшьтәшләренә карата үлчәү категориясендә авыррак булганга, бик еш аңа олырак малайлар белән көрәшергә туры килә. Беренче өч елны Данис җиңелеп кайтса да, күңелен төшермәде. Җиңүләр бик күп шөгыльләнгәннән соң гына килә башлады.

Әлбәттә, янында үрнәк булырлык әтисе Фәнияр Гәрәев һәм терәге - абыйсы Данияр булганда нинди төшенкелеккә бирелү инде ул?

Фәнияр абый үзе үсмер чакта күпчелек мөстәкыйль шөгыльләнә. Иркәнәш авылына килеп киткән тренер Ильдус Нәҗмиев, анда көрәшкә карата кызыксыну яута һәм шуннан башлап Фәнияр Гәрәевның тормышы спортның бу төренә бәйле рәвештә уза. Хәзер аның үз балалары да районда танылган көрәшчеләр. Зур малае Данияр яшьләр арасыннан Сабантуйның Абсолют батыры исеме белән ир-егетләр көрәшенә күчте. Данис исә узган елны Татарстан чемпионы булып калды һәм Россиядә өченче урынны яулаган иде.

Әлеге мәкаләнең дәвамын сез "Минзәлә" газетасының алдагы саннарында табырсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Самое интересное в наших социальных сетях

ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

Одноклассники: ok.ru/menzelinsk

Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Актуальные новости филиала АО "ТАТМЕДИА" "Мензеля-информ"
2
X