Мензеля

Мензелинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Молодежный меридиан

Минзәлә районы беренчелегенә хоккей ярышы

Бүген Югары Тәкермән гомумбелем бирү мәктәбенең хоккей кортында район беренчелегенә хоккей ярышы булып үтте. Әлеге беренчелектә районыбызның Мөшеге урта мәктәбе , Тауасты Байлар, Урыс, Тәкермән гомумбелем бирү мәктәбендә укучы балалар көч сынаштылар. Бу ярышка Минзәлә коррекцион-интернат мәктәбе җитәкчелеге балаларны хоккей ярышына алып килүне кирәк тапмаган ахрысы, юкса әлеге мәктәптә хоккей...

Бүген Югары Тәкермән гомумбелем бирү мәктәбенең хоккей кортында район беренчелегенә хоккей ярышы булып үтте.

Әлеге беренчелектә районыбызның Мөшеге урта мәктәбе , Тауасты Байлар, Урыс, Тәкермән гомумбелем бирү мәктәбендә укучы балалар көч сынаштылар.

Бу ярышка Минзәлә коррекцион-интернат мәктәбе җитәкчелеге балаларны хоккей ярышына алып килүне кирәк тапмаган ахрысы, юкса әлеге мәктәптә хоккей командасы бар бит. Киеренке көрәштә Татар Мөшегесе урта мәктәбе командасына тиңнәр булмады, алар беренче урынны яулап зур кубок теннис ракеткалары белән бүләкләнде. Икенче урынны Югары Тәкермән гомумбелем бирү мәктәбе укучылары алды, аларга да теннис ракеткалары тапшырылды. Өченче урында Урыс мәктәбе командасы калды, бу команда туплар җыелмасы белән бүләкләнде. Хоккей ярышында һәр командадан иң яхшы уенчыларына да (алар 4әү) һәм һәрберсе кубок, мактау кәгазе, шахмат такталары тапшырылды. Ярышка килгән һәр укучы балага тәм-томнар тутырылган пакет бүләк ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Самое интересное в наших социальных сетях

ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

Одноклассники: ok.ru/menzelinsk

Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Актуальные новости филиала АО "ТАТМЕДИА" "Мензеля-информ"