Мензеля

Мензелинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Молодежный меридиан

Минзәлеләр Россияне шаккаттырып кайттылар

Рязань шәһәрендә "Олимпиада биеклекләренә" дигән өндәмә нигезендә Россия - Беларус илләре дуслыгы спартакиадасы кысаларында балалар һәм яшүсмерләр спартакиадасы булып узды. 4 көн буена барган киеренке көрәш нәтиҗәләре нигезендә, Татарстан җыелма командасы бәйге хуҗаларын Рязань өлкәсе спортчыларыннан гына калышып II урынны алуга иреште. Шәхси беренчелектә Л.Кашапова 100, 200м араларга ирекле төрдә...

Рязань шәһәрендә "Олимпиада биеклекләренә" дигән өндәмә нигезендә Россия - Беларус илләре дуслыгы спартакиадасы кысаларында балалар һәм яшүсмерләр спартакиадасы булып узды.

4 көн буена барган киеренке көрәш нәтиҗәләре нигезендә, Татарстан җыелма командасы бәйге хуҗаларын Рязань өлкәсе спортчыларыннан гына калышып II урынны алуга иреште. Шәхси беренчелектә Л.Кашапова 100, 200м араларга ирекле төрдә йөзеп IIнче һәм IIIнче, А.Минязев шулай ук ирекле төрдә йөзеп 50 м га IIнче, 100, 200м араларга III нче урыннарны алдылар. Эстафеталарда безнең йөзүчеләр (шул исәптән К.Котдусов) җиңү баскычының IIнче һәм III нче биеклекләренә күтәрелделәр.

Әйтергә кирәк, ярышларны ачу һәм ябу тантаналары, гомумән барлык чаралар да, шул исәптән туклану һәм тору урыннары югары дәрәҗәдә оештырылган иде. Ике илнең дә спорт һәм туризм министрларының югары дәрәҗәдәге җитәкчеләрнең катнашуы шул турында сөйли. Күп кенә чаралар Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап үткәрелде. Ике илдән дә сугыш һәм спорт ветераннары чакырылып аларның чыгышлары көчле алкышларга күмелделәр. Ярышлардан бушаган арада безнең илдә бердән-бер десантчыларга багышланган музейга һәм С.Есенинның туган авылына (Рязаньнан 40 км читтә Константиновка авылы) экскурсияләр оештырдылар. Балалар дуслыгына бер нинди дә чик булмаганлыктан, Белоруссиядән килгән яшьтәшләре белән (бигрәк тә автобусларда барганда) җырлашып, көлешеп, дустанә аралашып йөрделәр, хәбәрләшеп торырга сөйләштеләр. Шулай ук ярышларда катнашкан һәр балага һәм тренерларга Россия җыелма командасының формасын бирү дә балалар күңеленә хуш килде.

Безнең белешмә. Спартакиада да Россия һәм Белоруссиянең 14 өлкәсеннән спортныңбаскетбол, өстәл теннисы һәм йөзү төрләре буенча 2002,2003 елларда туган малайлар һәм кызлар көчләрен сынаштылар. Йөзү буенча Татарстан Республикасы данын "Юбилейный" спорт мәктәбе нигезендә оештырылган Ләйлә Кашапова, Арсений Минязов, Камил Котдусовлар катнашындагы җыелма командасы яклады. Бәйге 100 м арага комплекслы, 50, 100, 200 м араларга ирекле йөзү буенча уздырылды. Шулай ук командалар эстафетаның 4х100 м арага ирекле һәм 4х50 арага дүрт төрдә йөзү буенча катнаш (2 кыз, 2 малай) эстафеталарда көч сынаштылар..

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Самое интересное в наших социальных сетях

ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

Одноклассники: ok.ru/menzelinsk

Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Актуальные новости филиала АО "ТАТМЕДИА" "Мензеля-информ"