Мензеля

Мензелинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Молодежный меридиан

Минзәләлеләр – «Болгар – Туган Тел» форумында

23-29 июнь көннәрендә изге Болгар җирендә татар телен үстерүгә һәм саклауга юнәлтелгән 2 региональ "Болгар - Туган Тел" форумы узды. Бу форумга Минзәлә районыннан 10 бала барды. Алар арасында гимназия укучылары: Лилия Акберова, Чулпан Дәүләтова, Гүзәл Загриева, Айсылу Әхмәтханова, Сәрия Биҗанова, Гүзәл Вәлиева, Тауасты Байлардан Миләүшә Хәмидуллина һәм Урыс мәктәбеннән...

23-29 июнь көннәрендә изге Болгар җирендә татар телен үстерүгә һәм саклауга юнәлтелгән 2 региональ "Болгар - Туган Тел" форумы узды. Бу форумга Минзәлә районыннан 10 бала барды. Алар арасында гимназия укучылары: Лилия Акберова, Чулпан Дәүләтова, Гүзәл Загриева, Айсылу Әхмәтханова, Сәрия Биҗанова, Гүзәл Вәлиева, Тауасты Байлардан Миләүшә Хәмидуллина һәм Урыс мәктәбеннән Миләүша Закирова, Гүзәл Идрисова, Айназ Сәләхов бар иде.

Форум Ак мәчет янындагы палаткалы шәһәрчектә үтте. Изге болгар җиренә Рәсәйнең 11 регионыннан балалар жыелган иде. Алар арасында: Самара, Төмән, Башкортстан, Чувашия, Мари-Эл һәм, әлбәттә, Татарстаннан килгән балалар иде. "Болгар - Туган Тел" форумында 6 алан бар. Алты алан да бөек татар шәхесләренең исемнәре белән аталган. Ул: Г. Камал, С.Садыйкова, М. Җәлил, Р.Нуриев, Ш.Мәрҗәни, Б. Урманчы.

Форумның һәрбер көне аерым бер темага, әйтик, икенче көнебез лингвистика һәм тарихка багышланган иде. Ул көнне безгә кызыклы лекцияләрне Фаяз Хуҗин, Рабит Батулла, Ленар Шәех, Lingua Like мәктәбеннән белгечләр укыды. Мин үзем Муса Җәлил аланыда идем һәм безнең лекцияне Ленар Шәех, Фаяз Хуҗин алып бардылар. Без бу дәресләрдә журналистика һәм археология серләренә төшендек. Көнебез дәресләрдән генә түгел, ә шулай ук кызыклы чаралар һәм зур концерт белән төгәлләнде. Концертта бары тик иң шәп номерлар гына булды, чөнки чыгыш ясау өчен, Таһир абый Насыйбуллинның җитәкчелеге астындагы кастингны үтәргә кирәк.

Өченче көнебезне без рәсми рәвештә ачтык. Форумны ачарга күп кенә күренекле шәхесләр һәм, әлбәттә, фән һәм мәгариф министры Э.Н.Фәттахов үзе дә килгән иде. Көнебез шулай ук кызыклы лекцияләргә бай булды, бу көн СМИга багышланды. Ул көнне композитор Эльмир Низамов татар моңының үзенчәлекләре хакында сөйләде, җырчы Вероника Кузнецова татар эстрадасы серләрен ачты. Шулай ук, "Болгар - Туган Тел" дә "Болгар" радиосы көн дәвамындә эшләп килде. Анда барып сәламнәреңне һәм рәхмәтләрне җиткерергә мөмкин. Кичке чарабыз тагын да кызыклырак булды, чөнки безне "Нәрсә? Кайда? Кайчан" уены көтте.

Лекцияләрдән һәм кичке чаралардан кала, спортка да зур игътибар бирелде. Балалар өчен турнирлар булды: футбол, волейбол, шахмат, армреслинг, теннис кебекләре.

Дүртенче көнебез мәдәният һәм сәнгатькә багышланган иде. Кунагыбыз читекче Илдар Шәйхетдинов дизайн, милли орнаментлар турында сөйләде, ә иң кызыгы үз кулың белән читеккә милли орнаментны төшерергә була иде. Шулай ук, "Кәрәз клуб" фотомәктәбенең җитәкчесе, яшь фотограф Энҗе Ибраһимова кунакта булды. Лекцияләрдә үз кулың белән эшләп карарга, сорауларга җавап биреп, бүләкләр отарга мөмкин. Мәсәлән, мин бер айлык бушлай "Кәрәз клуб" фотомәктәбендә дәресләр оттым. Барлык мастер-класслардан кала, форум бик көчле мәдәни чараларга бай булды, бу көнне бездә КВН уены узды. Бу зур көч сынашуда мин дә катнаштым һәм М. Җәлил аланыбыз артта калмады. Без Р. Нуриев аланы белән берлектә беренче урын яуладык. Һәм ничек инде татар телен үстерүгә юнәлтелгән форум Сабантуйсыз уза алсын? Изге Болгар шәһәрендә экскурсиядә булып кайткач, рәхәтләнеп Сабантуйны уздырдык. Шушы барлык чараларны йомгаклаучы бик дәртле, кызу бер "дискәтүк" булды.

Бишенче көнне безгә "Мин татарча сөйләшәм" йөрешенең җитәкчесе Тәбрис Яруллин татар дөньясына кагылышлы проектлар белән таныштырды һәм соңгы лекцияләрне "Yummy music" иҗади проектының катнашучысы Илгиз Шәйхразиев мөнәҗәтләр укыды.

Форумны рәсми рәвештә япканда, флаглар төшерелде һәм барлык чараларда урын алган, үзләрен күрсәтә алганнарга дипломнар бирелде. Алар арасында мин дә булдым: КВН уенында беренче урын яулаган һәм алан тормышында актив катнашкан өчен, мәгариф министрының дипломына лаек булдым. КВНда 3 урын алганы һәм алан тормышында актив катнашкан өчен, шундый ук диплом белән Миләүшә Хәмидуллина бүләкләнде

Йомгаклап әйткәндә, җиде көн күз ачып йомганчы үтеп тә китте. Без бик күп күренекле шәхесләр белән таныштык, яңа дуслар таптык. Мин бу форумга икенче тапкыр барам һәм минем өчен бу бик олы бәхет. Ел саен җәйге ялыбызны югары дәрәҗәдә оештыруга зур өлеш керткән район мәгариф бүлеге җитәкчелегенә чиксез рәхмәтлемен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Самое интересное в наших социальных сетях

ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

Одноклассники: ok.ru/menzelinsk

Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Актуальные новости филиала АО "ТАТМЕДИА" "Мензеля-информ"