Мензеля

Мензелинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Молодежный меридиан

Минзәләнең 12 актив укучысы Изге Болгар җирендә рәхәтләнеп ял итте

Сәләтнең иң беренче һәм иң масштаблы, IV Төбәкара «Болгар-Туган Тел 2017 » чатырлы аланынын 2 -нче сменасына Минзәлә районыннан делегация белән 12 бала барып кайттык. Районыбызның иң актив, иң акыллы, иң сәләтле яшьләре: Гөлназ Бадертдинова, Регина Гайниева, Чулпан Шәрипова, Сөмбел Латипова, Айзилә Җәмилова, Гүзәл Зәһриева, Сәрия Биҗәнова, Камиль Шәрипов, Регина...

Сәләтнең иң беренче һәм иң масштаблы, IV Төбәкара «Болгар-Туган Тел 2017 » чатырлы аланынын 2 -нче сменасына Минзәлә районыннан делегация белән 12 бала барып кайттык. Районыбызның иң актив, иң акыллы, иң сәләтле яшьләре: Гөлназ Бадертдинова, Регина Гайниева, Чулпан Шәрипова, Сөмбел Латипова, Айзилә Җәмилова, Гүзәл Зәһриева, Сәрия Биҗәнова, Камиль Шәрипов, Регина Сахабетдинова, Гүзәл Рәхмәтуллина, Энҗе Карамова, Рәуф Шакиров.

Форум барысы 7 көн дәвам итте, 17-23 июнь көннәрендә без Изге Болгар җирендә рәхәтләнеп ял иттек. «Болгар Туган Тел» форумының төп максаты - татар телен өйрәтү, телне белүне камилләштерү. Монда балалар Татарстанның төрле районнарыннан, шәһәрләреннән, төбәкләреннән килгәннәр, әле Татарстаннан гына түгел башка, күрше-юньдәге төбәкләрдән, өлкәләрдән, шәһәрләрдән дә балалар бар иде. Алар белән кулга-кул тотынышып, бергә уйнап, биеп, көлеп татар телен камилләштердек. Биредә без, сәләтле яшьләр, үзебезнең сәләтләребезне тагын да үстердек, татар мөхитендә кайнадык, мәдәниятебезне өйрәндек.

Безнең арада сәлкешләр генә түгел, ә волонтерлар: Регина апа белән Гөлназ апа да булдылар.

Ачыктан гына әйткәндә, Сәләт - безнең өчен икенче гаилә ул, чөнки биредә шундый җылы атмосфера. Ул элек бердә күрмәгән кешеләр белән таныштыра, дуслаштыра, берләштерә һәм аларны мәңгегә йөрәктә калдыра!

Беренче көнне үк теркәлү узып, яшәү урыннарын таптык, аланнарга бүлендек, әйдаманнар белән таныштык, ә икенче көнне инде безне мавыктыргыч чаралар көтә иде.

Безнең өчен бик кызыклы программа төзелгән иде: татар теле дәресләре, төрле-төрле мастер-класслар, спикерлар белән очрашулар , спорт уеннары, кичке чаралар, дискәтүкләр үткәрелде.

Мастер-класслар күп төрле юнәлешләр, әйтик бию, лингвистика, стринг арт, журналистика, каллиграфия, рәсем ясау, гитарада уйнау, жырлау, курайда уйнау буенча булды. Очрашуларга килгәндә, безнең янга Венера Иванова, Рамиль Закиров, Фаяз Хузин,"МИЛЛИ чәчәкләр студиясе", Рүзәл Әхмәдиев, Алмаз Миникаев ,"Әллүки" әдәби иҗат берләшмәсе кебек танылган шәхесләр һәм төркемнәр килделәр.

Изге Болгар җирендә хөрмәтле, мөхтәрәм кунаклар да булып киттеләр. Алар белән бергә "Болгар-Туган Тел" форумының 2-нче сменасын рәсми рәвештә ачып жибэрдек. Килгән кунакларга, әлеге форумны оештыручыларга бик күп итеп рәхмәт әйтәсе килә, безнең өчен зур тырышлык куялар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Самое интересное в наших социальных сетях

ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

Одноклассники: ok.ru/menzelinsk

Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Актуальные новости филиала АО "ТАТМЕДИА" "Мензеля-информ"