Мензеля

Мензелинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Молодежный меридиан

“Олимп”ның тагын бер уңышы

2004-2005 елларда туган футболчылар арасындагы республика чемпионатының бер этабы Минзәләдә үтүе хакында язган идек. Рөстәм Саранов тәрбияләгән яшь футболчылар "А" төркемендә икенче урынны яуладылар. Кечкенә шәһәрләр һәм районнар арасында үткән турнирда 19 команда катнашты. Безнең төркемнең җиңүчесе Әгерҗенең "Спутник" командасы Казандагы финал уеннарында катнашу хокукын яулады. Әмма - бәхетле очрак...

2004-2005 елларда туган футболчылар арасындагы республика чемпионатының бер этабы Минзәләдә үтүе хакында язган идек.

Рөстәм Саранов тәрбияләгән яшь футболчылар "А" төркемендә икенче урынны яуладылар. Кечкенә шәһәрләр һәм районнар арасында үткән турнирда 19 команда катнашты. Безнең төркемнең җиңүчесе Әгерҗенең "Спутник" командасы Казандагы финал уеннарында катнашу хокукын яулады. Әмма - бәхетле очрак - башка төркемдә җиңүче команда финал уеннарында катнашудан баш тарткач, безнең "Олимп" финал уеннарында катнашып, республикада икенче урынны алып кайтты. Республика күләмендә призлы уеннар алу Минзәлә тарихында икенче очрак. Республика күләмендәге уңышка моңарчы 1998-99 еларда туган футболчылар (мини футбол) ирешкән иде.

Район хакимияте тарафыннан бу команданы зурлау җаен табарга иде.

Спорт мәктәбе җитәкчесе волейбол буенча тренер булса да республика чемпионатыннан приз һәм кубок белән кайткан команданы зурлый белергә кирәклеген онытмас дип уйлыйк.

Команданың оешуында, дисциплиналы уйнавында тренер Рөстәм Сәрваровның роленнән тыш әти-әниләрнең ярдәме хакында да әйтү кирәк.

Команда Минзәләдән турнирда катнашып, тәҗрибә туплау өчен генә юлга чыкса, үз төркемендә җиңгәч, Казанда яшәүнең финанс проблемаларын чишәргә балаларның әти-әниләре ярдәм иткән.

Сүз уңаенда әйтеп үтик. Бу турнирда 9 кешелек командалар уйный. Тайм вакыты да 25 минут кына.

Менә алар район данын югары күтәрүче футболчылар:

Капкачы - Максим Ефремов (1 нче мәктәп)

Сакчылар - Никита Иманов, Рөстәм Әхмәдиев, Вадим Кульков, Никита Шенников (2 нче мәктәп), Даниил Курчаев (3 нче мәктәп)

Ярымсакчылар - Владислав Кукаркин, Әмир Шәйхетдинов, Айгиз Хөрмәтуллин, Никита Попов (2нче мәктәп), Кирилл Курчаев, Тимур Вәлиәхметов, Алан Борһанов (3 нче мәктәп)

Һөҗүмче Данила Бабин (3 нче мәктәп).

Искәрмә: Команда составында ДЮСШ "Олимп" тренеры Александр Шунькин тәрбияләгән футболчылар да бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Самое интересное в наших социальных сетях

ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

Одноклассники: ok.ru/menzelinsk

Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Актуальные новости филиала АО "ТАТМЕДИА" "Мензеля-информ"
2
X