Мензеля

Мензелинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Молодежный меридиан

«Сәләт» яшьләр форумы

«Сәләт» яшьләр форумына сәяхәт, яки «Сәләт-Тел! Монда рәхәт - шуны бел!» Шәһәребезнең иң сәләтле балалары 9 нчы июль көнне Изге Биләр җиренә сәяхәт итте. Төрле бәйгеләрдә, фән олимпиадаларында, ярышларда катнашып, үзен күрсәткән укучыларыбыз 4 нче тапкыр уздырылучы Халыкара уку-укыту «Сәләт» яшьләр форумына чакырулы иде. Мәктәпләрдән тәкъдим ителгән укучыларыбызны алып, иртүк...

«Сәләт» яшьләр форумына сәяхәт, яки «Сәләт-Тел! Монда рәхәт - шуны бел!»

Шәһәребезнең иң сәләтле балалары 9 нчы июль көнне Изге Биләр җиренә сәяхәт итте. Төрле бәйгеләрдә, фән олимпиадаларында, ярышларда катнашып, үзен күрсәткән укучыларыбыз 4 нче тапкыр уздырылучы Халыкара уку-укыту «Сәләт» яшьләр форумына чакырулы иде. Мәктәпләрдән тәкъдим ителгән укучыларыбызны алып, иртүк юлга кузгалдык. Мәгариф бүлегенең тәрбия эшләре буенча җитәкче урынбасары Беспалов Анатолий Петрович белән Гараева Дания Гыйлемовна безгә хәерле юллар теләп, озатып калды. Юл озын, таңнан торып чыгуга карамастан, 10 нар тирәсендә генә барып җиттек. Кунакларга булган җылы мөнәсәбәт авыл капкасына кергәч тә сизелде: каршы алучылар, озатып йөрүчеләр, безнең төркем өчен җаваплы әйдаманнар - болар барысы да көне буе безнең кәефләрне күтәренке рухта тотарга этәргеч булды, һәм дә чараның бик җитди икәненә ишарәли иделәр.

Әйтеп китик, "Сәләт" хәрәкәте 1994 нче елда оештырылган, соңгы 4 елда халыкара дәрәҗәдәге масштаб алган проект, балаларның сәләтен үстерүдә республикада иң гамәли һәм нәтиҗәле проект. Быел бирегә 5 мең сәләтле бала чакырулы, төрле район җирлегендә оештырылган Аланнар саны 18 гә җиткән, арада Чувашия, Башкортстан җирлегендә, Кара диңгез буенда эшләүчеләре дә бар. Исемнәре: "Сәләт-Азнакай", "Сәләт - Аршан", «Сәләт-Байлар сабасы», "Сәләт-Балтач", "Сәләт-Батыр", "Сәләт-Биектау", "Сәләт-Биләр Каласы", "Сәләт-Болгар", "Сәләт-Бөгелмә", "Сәләт-Изге Чишмә", "Сәләт-Кандракул", "Сәләт-Кол Шәриф оныклары", "Сәләт-Раушан", "Сәләт-Рухият", "Сәләт - Санак", "Сәләт-Тел", "Сәләт - Шәхес". Шәхси үсеш мәктәбе буларак танылган "Сәләт" лагерьларында балаларга һәм яшьләргә интеллектуаль һәм иҗади үсеш мохите тудырылган. Иң әһәмиятлесе - яшьләрдә лидерлык сыйфатлары тәрбиялиләр.

Төрле Аланнардагы хәрәкәтне берләштерүче "Сәләт - Биләр" форумында еллык эшчәнлеккә йомгак ясала, форум заманча рухы, кыюлык һәм гаделлек, инновацион юнәлештәге идеяләр мәктәбе булуы белән танылган.

Берләшмәгә нигез салучы Җәүдәт Сөләйманов белән күрешеп, сөйләшеп торганда, без тагын бер бик сөенечле хәбәр ишеттек: быелгы елдан олимпиада җиңүчеләре белән ел дәвамында эшләргә мөмкин булачак, алдагы көндә генә биредә Рөстәм Миннеханов булып, "Фәнсар" Сараен ачу тантанасында катнашкан. "Президентыбызның ярдәмен быел бигрәк тә нык сизәбез. Сәләтле бала - республикабызның иң кыйммәтле хәзинәсе бит ул, илебезнең киләчәге шулар кулында", - дип, безнең белән зур шатлыгын уртаклашты республика яшьләренең иң өлкән һәм мөхтәрәм әйдаманы.

Безнең бару 7-12 июль көннәрендә оештырылган Форумның 3 нче көненә туры килде. Форум бүген 22 районнан кунаклар кабул иткән, көн саен тыгыз хәрәкәттә яшиләр биредә. Чатырлар шәһәрчеге үзенең кыяфәте белән генә дә борынгы даланы хәтерләтә. Сәләтчеләр үзләре, сары чебешләр кебек, яшел аланны тутырып йөриләр, безне дә сары төстәге футболкаларга киендергәч, без дә форум атмосферасына кушылып киттек. Кунаклар өчен бар уңайлыклар да каралган: блокнот, значок, ручка - барысы да сәләтчә. Традиция буенча, лагерь белән таныштырып чыккач, балаларга төрле чатырларда оештырылган кызыклы мастер-классларда, тренингларда катнашырга тәкъдим иттеләр. Балалар тиз генә үзләре сайлаган чатырга, күңеленә охшаган дәрескә юнәлде, әлеге дәресләрнең саны шактый күп, төгәл 22. Темалары да күптөрле: шәхси уныш һәм эффектлылык, уңыш һәм карьера белән идарә итү, фән һәм IT, кул эшләре. Дәресләрне Татарстан Республикасы Дәүләт Советының икътисад, инвестиция һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе Рафис Тимерхан улы Борһанов, ОАО ТАИФ компаниясе генераль директорының урынбасары Гүзәлия Сафина, Галиәскәр Камал исемендәге татар дәүләт академия театры директоры Илфир Якупов, «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» телевизион уенының магистры Ровшан Аскеров, «Сәләт» телләр мәктәбе җитәкчесе Нариман Димөхәммәтов, ралли-кросс буенча 3 мәртәбә дөнья чемпионы Тимур Тимерҗанов, "Татар радиосы" баш редакторы Айваз Садыров һәм җырчы Илназ Гарипов, «Навигатор Кампус»тан килгән Артем Крамин, Зара Лавчан, Эдуард Оганян, Мирослава Левицкая, "Сәләт"нең тел укытучысы Альмира Гараева, режессер Илшат Рәхимбай, һәм башка күренекле шәхесләр, «Мәктәп бизнес-компанияләре» командасы егет-кызлары кебек уңышлы кешеләр үткәрә, алар балаларга шәхси тәҗрибәсеннән чыгып гамәли киңәшләр бирә, тормышта максатчан булырга өйрәтә, уңышка ирешүнең төрле юлларын күрсәтә. Форумның үз радиосы эшләп тора, аны "Татар радиосы" баш редакторы Айваз Садыров җитәкли, җырчы Илназ Гарипов җырларын бүләк итә.

Минем үземне читекче Илдар Шәйхетдиновның мастер-классы кызыксындырды. Аның тирәсенә дистәләгән бала җыелган, ул бик мавыктыргыч итеп, читекче һөнәре, әби-бабаларыбызның үткәне, яшәү рәвешләре, кием-салым, кәсепләре турында сөйли, шул ук вакытта кулы кулга йокмый, бик җитез хәрәкәтләр белән читек чигә. «Балаларга һөнәремнең ошавын күреп бик сөендем. Мин дә читек тегәргә үзлектән генә өйрәнгән кеше. Һөнәремне балаларга тапшырып калдыра алуыма бик шатмын!» - дип, хис-кичерешләре белән уртаклашты Илдар абый. Әтисенең тире тегү һөнәрен бик яратып дәвам итүче мастер станокны да үзе ясаган, чигү үрнәкләрен булдырган, барысына да яратып өйрәтә, сораулар килеп чыкса дип, контактта адресын да тәкъдим итә. Бер адым кырда гына әйдаман кызыкай тире чигү һөнәренә әле кичә генә өйрәнеп алган да, үзлектән мастер-класс үткәреп ята.

Без, тагын бер дәрескә эләгергә тырышып, робототехника дәресенә ашыктык. Биредә күбрәк малайлар кереп урнашкан, бик мавыгып, роботларны хәрәкәтләндерергә өйрәнеп маташалар.

Укучыларыбызның мастер-класслардан чыкканда күзләре яна, кәефләре күтәренке иде. Шул арада районнарда килгән "кунаклар" хакында ишетеп, безне лагерьларда ял итеп ятучы дистәләгән укучыларыбыз чорнап алды. Сораштырабыз, сагынмыйсызмы, янәсе. Балалар бу сораудан аптырап та калалар, сагынырга вакытлары юк икәне күренеп тора. Шуңа да сәлкешләр үз кычкыргычларын (кричалка) ярата, ахры. «Сәләт-Тел! Монда рәхәт - шуны бел!» дип, безнең белән килгән балалар да бик рәхәтләнеп кычкырып йөрде. Укучыларыбызның кайберләре үзләре әйдаман булырга өлгергән, озатып йөрүчеләребезнең берсе - Вәлиева Ләйсән - бер ел элек гимназияне тәмамлаган кыз, бик шатланып безне каршы алды, үзе теләп озатып йөрде. Гимназияне тәмамлаган "Сәләт- Рушан"ның әйдаманы Ильин Альберт та биредә, Шәйхетдинова Гөлшат, Гайниева Айназлар бүген кунак буларак килгән. Бу кызларны Җәүдәт абыйлары да бик хөрмәт итә. Айназның узган ел президентыбызны озатып йөргән фотографияләрен күреп тә бик сөенгән идек. Шулай, "Сәләт" сәләтлеләрне тагын да үстерә, кеше арасына чыгара.

Ә без төшке аштан соң истәлекле урыннарга экскурсиягә кузгалабыз. Бик тар һәм озын итеп ясалган басма форумчыларны чит-ятлардан аерып тора, басманы чыккач та Изгеләр Чишмәсе, аның янындагы корылмалар, ял итү урыннары һәркемне үзенә тарта. Кызлар шәһәрчеген күрү өчен бик озак тауга күтәрелергә кирәк. Юл буе изге сәяхәткә килгән кешеләр очрап тора, ике яклап теләк теләп үргән тасмалар сукмакны тагын да серлерәк итә. Һәр тасма үз хуҗасының эчкерсез серен саклый, ә мондый тасмалар бихисап булып агач ботакларында, басмаларда эленеп торалар, гүзәл манзара!

Бераз хисләр туплагач, кире аланга кайтабыз. Хуҗалар исә кунаклар арасында акыл һәм көч бәйгесе игълан итәләр. Шулай итеп, Аксубай, Әлки, Баулы, Чүпрәле, Алабуга, Кама Тамагы, Мамадыш, Минзәлә, Мөслим, Сарман, Тәтеш, Тукай, Теләче һәм Чирмешән районнарыннан килгән сәләтле балалар арасында эстафета башланып китте. Бәйгеләр бик кызыклы: "памперс киеп" футбол тибү, капчык киеп йөгерү, тиз арада мантыйкка (логикага) корылган кызыклы мәсьәләләр чишү, һ.б. Төрле җирдә берьюлы берничә ярыш бара, алдан тәмамласаң, өстәмә баллны кызыклы сораулар чишеп җыярга була. Аркан тартыш та гадәттәгечә түгел, өч якка тарталар биредә бауны. Балаларны әлеге бәйгедә килгән җиңү дәртләндереп җибәрде, җитезлек, сыгылмалык, тизлек, акыл үткенлеген сынау буенча гадел алышларда зур ихтыяр көче күрсәттеләр балалар.

Менә ярышлар тәмам булды, оештыручы егетләр командаларны кычкыргычлар (кричалка) белән дәртләндереп торган арада, өч матур кыз татлы приз - "Сәләт" торты белән аланга чыгып басты. Өченче урын - Мамадыш, икенче - Кама Тамагы, беренче урын - Минзәлә! Җиңү тәме балаларның кәефен тагын да күтәреп җибәрде, арада бердәмлек һәм дуслык җепләре сузылды.

Балаларны озатучы укытучылар - 3 нче мәктәптән Альбина Гарфеева, 1 нче мәктәптән Резедә Гарипова балаларын барлый, күтәренке күңел белән без кайтыр юлга чыгабыз Автобус йөртүчебез Рамис, медсестра Юлия дә командадан аерылгысыз кешеләргә әйләнгән, аерылганда бер-беребезгә яхшы теләкләр теләп аерылабыз, шат һәм канәгать балаларны исә әти-әниләре кулдан-кулга кабул итеп ала.

Укучылар, аларның ата-аналары, укытучылар шундый файдалы сәяхәт оештырган өчен мәгариф бүлеге җитәкчесе Габдуллин Н.С., урынбасары Беспалов А.П.ка, мәктәп җитәкчеләренә рәхмәтләрен җиткерә.

Форумнан иң кайнар яңалыкларны сез selet.biz сайтында күзәтеп бара аласыз. "Сәләт"нең үз сайты - http://selet.biz/projects/camp/. Биредә лагерьга язылырга да була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Самое интересное в наших социальных сетях

ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

Одноклассники: ok.ru/menzelinsk

Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Актуальные новости филиала АО "ТАТМЕДИА" "Мензеля-информ"