Мензеля

Мензелинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Молодежный меридиан

“Укы һәм лайк тот!”

Фотода Татарстан китап нәшрияты җитәкчесе Илдар Сәгъдәтшин белән Русия федераль каналларында Лев Толстойның классик әсәрен уку шәлкеме башлануга кадәр Татарстан китап нәшрияты татарлар һәм Татарстан белән бәйле язучыларның әсәрләренә багышлап "Укы һәм лайк ал" чарасын башлап җибәргән иде. Кайсы видео күбрәк "лайк" җыя - шул җиңүче була. Әлеге конкурс Татарстан...

Фотода Татарстан китап нәшрияты җитәкчесе Илдар Сәгъдәтшин белән

Русия федераль каналларында Лев Толстойның классик әсәрен уку шәлкеме башлануга кадәр Татарстан китап нәшрияты татарлар һәм Татарстан белән бәйле язучыларның әсәрләренә багышлап "Укы һәм лайк ал" чарасын башлап җибәргән иде. Кайсы видео күбрәк "лайк" җыя - шул җиңүче була.

Әлеге конкурс Татарстан китап нәшрияты сайтында һәм нәшриятның социаль челтәрләрдәге рәсми төркемнәрендә (Вконтакте, Одноклассники, Facebook, YouTubе) барды. Катнашу өчен бары тик Татарстан яки татар әдибенең Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан әсәрен укып, видеога төшерергә (хронометраж 2 минуттан артмаска тиеш) иде.

Конкурсның максаты - укучыларны китап укырга мәхәббәт тудыру, нинди авторларга өстенлек бирүләрен белү ниятеннән оештырылды.

Мин дә бу конкурста катнашырга уйладым. 1нче сыйныф укучыларын да җәлеп итеп телетапшыру форматында үткәрдек. Яңа гына табадан төшкән яшь язучы Лилия Фәрхединованың "Барабанчы куян" китабыннан "Өлгерермен әле" дигән әкиятне укыдым.

Конкурс төрле һөнәр ияләрен җәлеп итте: Казан шәһәре башкарма комитетының мәдәният идарәсе башлыгы Айгөл Горнышева, Татарстан Республикасының хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова һ. б. Мәктәп укучылар арасында Мамадыш, Арча, Башкортостан, Казан, Чаллы шәһәрләреннән эшләр кабул ителде. Көрәш бик көчле барды. Аңа карамастан "үзенчәлекле, креатив, шәп" дигән исем астында минем хезмәтем дә басылып чыкты һәм беренче урынга лаек булды.

22 апрель көнне матбугат йортының "Тукай залы"нда әдәби конкурста җиңучеләрне котлау тантанасы булып узды. Катнашучыларга Татарстан китап нәшриятыннан китаплар, ә җиңучеләргә диплом, китап, сертификатлар да тапшырдылар.

Җиңучеләрне котларга су полосы Федерациясенең вице-президенты, "синтез-Академия" ватерпол командасының баш тренеры- Ирек Зиннуров, Татарстан Республикасының дәүләт депутаты Анастасия Исаева да килде. Ирек Зиннуров, уңышлар теләп, Г. Тукай сүрәте төшкән футболка буләк итте.

Тәбрикләү тантанасыннан соң Габдулла Тукай тууына 130 ел тулу уңаеннан чыккан китапларны тәкъдим итү кичәсе узды.

"Укы һәм лайк тот" әдәби конкурс быел тәүге тапкыр үткәрелде, барлык укучыларны бу проектта актив катнашуларын чакырып калам.

Сүз уңаеннан, Татарстан китап нәшрияты җитәкчесе Илдар Сәгъдәтшинга һәм барлык Татарстан китап нәшриятының хезмәткәрләренә бик зур рәхмәтемне җиткерәм!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Самое интересное в наших социальных сетях

ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

Одноклассники: ok.ru/menzelinsk

Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Актуальные новости филиала АО "ТАТМЕДИА" "Мензеля-информ"