Мензеля

Мензелинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Молодежный меридиан

В Урусовской школе кипит жизнь

Тәрбия эшләре буенча Урыс урта гомумбелем бирү мәктәбенең директор урынбасары Сабирова Светлана Рафаэль кызы хәбәр иткәнчә, мәктәптә һәр атна чараларга бай була. Менә шуларның берничәсе: · 13 октябрьдән 13 ноябрьгә кадәр Урыс урта гомумбелем бирү мәктәбендә " Наркотикларсыз тормыш" акциясе старт алды . Эш планы төзелде, төрле чаралар үткәрү буенча...

Тәрбия эшләре буенча Урыс урта гомумбелем бирү мәктәбенең директор урынбасары Сабирова Светлана Рафаэль кызы хәбәр иткәнчә, мәктәптә һәр атна чараларга бай була. Менә шуларның берничәсе:

· 13 октябрьдән 13 ноябрьгә кадәр Урыс урта гомумбелем бирү мәктәбендә " Наркотикларсыз тормыш" акциясе старт алды . Эш планы төзелде, төрле чаралар үткәрү буенча эшләр бүленде Мәктәптә уңышлы гына эшләп килүче " Замана баласы" профилактик отряды (командиры 10 сыйныф укучысы Закирова М. фотода) сыйныфларда профилактик әңгәмәләр үткәрделәр. " Спайстан саклан !" исеме астында информацион такта эшләнде,залдагы стендлар яңартылды,укучы һәм ата-аналарга ышаныч телефоннары номерлары таратылды..

· " Тукта, мизгел" фото конкурсына нәтиҗә ясалды. Иң яхшы фотолардан күргәзмә ясалды. Табигатьтәге иң матур күренешләрне фотога төшерү - иң зур осталык.

· " Уңышлылыкка юл" программасы буенча 11-10 , 6 сыйныфларның ата-аналарына укулар оештырылды Сыйныф җитәкчеләре Закирова Лариса Нурмөхәммәт кызы, Шайхетдинова Альбина Фаил кызы,Талипова Тәнзилә Хамадулловна инде икенче ел бу программабуенча уңышлы эш алып баралар.

· " Яшәү матур" темасы астында уздырылган чара тормышның тискәре күренешләрен оныттырып торды. Мәктәп укучылыры туган көннәренә карап "Яз"."Көз,".Кыш", "Җәй " командаларына бүленделәр. Һәр ел фасылының матур якларын күреп, аны яшьтәшләренә күрсәтеп,проект эшләре башкардылар

· 11 сыйныф укучылары тарафыннан "Мин һәм минем яшьтәшләрем наркотикларга каршы" исеме астында имзалар җыйдылар . Мәктәпнең барлык коллективы әлеге чарада катнашты. Барысы 105 имза җыелды.

· Спортны яратучы укучылар үзләренең теләкләрен теләп,,"Сәламәт булыйм дисәң" сәламәтлек чылбыры ясадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Самое интересное в наших социальных сетях

ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

Одноклассники: ok.ru/menzelinsk

Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Актуальные новости филиала АО "ТАТМЕДИА" "Мензеля-информ"