Мензеля

Мензелинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Молодежный меридиан

"Юбилейный” күңелдә онытылмас мизгелләр калдырды

Балаларның җәйге ялын оештыру турында олылар яздан ук кайгырта башлаган иде инде. Һәм менә каникуллар килеп тә җитте. Алда өч айлык күңелле җәй, мәктәп турында уйлыйсы юк, нәрсә телисең, шуны эшлисең! Әмма әти-әниләрнең соңгысы белән килешеп бетәсе килми, аларга баласының иң озын ялларын файдалы итеп үткәрүе мөһим. Җәй - ял...

Балаларның җәйге ялын оештыру турында олылар яздан ук кайгырта башлаган иде инде. Һәм менә каникуллар килеп тә җитте. Алда өч айлык күңелле җәй, мәктәп турында уйлыйсы юк, нәрсә телисең, шуны эшлисең! Әмма әти-әниләрнең соңгысы белән килешеп бетәсе килми, аларга баласының иң озын ялларын файдалы итеп үткәрүе мөһим. Җәй - ял гына түгел, балаларның сәламәтлеген ныгыту өчен дә иң әйбәт вакыт бит. Моның шулай икәнлегә без, ата-аналар , балаларыбыз шәһәребездә эшләп килүче "Юбилейный" лагеренда ял иткәннән соң инандык. Анда балаларны физик яктан үстерү, ял иттерү, сәламәтлекләрен ныгыту өчен бик яхшы шартлар тудырдылды. Көн саен бассейнда йөзү,көндәлек режим, тулы кыйммәтле туклану, төрле тәрбия чаралары бер-берсен алыштырып кына торды."Эшлекле уен", "Яшь натуралист көне","Кино көне","Бию көне",Минута славы","Честь мундира", "Көлке көне",ГТО нормаларын үтәү буенча "Спорт көне", экологик әңгәмәләр балалар күңелендә якты эз калдырганына иманыбыз камил. Балалар ,аеруча ,күрше Удмуртия республикасына Убырлы карчык резеденциясенә, Яр Чаллы шәһәренә кинотеатрга сәяхәтне үз итте.Лагерь сменасының ябылу тантананасы беркемне дә битараф калдырмагандыр.Яр Чаллы шәһәреннән килгән "116 нчы регион" төркеме балаларга мастер класс күрсәтте.Изге теләкләр теләп һава шарлары очыру минзәләлеләргә бик ошады.Ә тантананың финал өлешендә бәйрәм салюты аттыру балалар өчен генә зур сюрприз булды. Ата-аналар лагерь начальнигы Хизбуллин Ф.Г.,тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Зәйнетдинова И.Х, АТП директоры Каримов Р.Г.,педагогия көллияте директоры Ибраһимов Р.М.,инструктор Вильданова Д.Д,тәрбиячеләр Вильданова С.М,Воронова Е.Ю,Фатыхова Ж.А, Саранов Р.Р,Шмелева Д.А.,Бабанова Е.В.,Гиззатуллина И.Р.,Минигареева Э.Э, Салимгараева Э.И.,шәфкать туташы Свиягина Л.В,хуҗалык эшләре буенча җаваплы хезмәткәр Ахметшина Г.Т.., хисапчы Юзманова Г.Г.шеф-повар Логинова Н.А.,пешекчеләр Климова В.А,Файрушина Л.Р.,Зыкова И.А, хезмәткәрләр Миннегареева В.С.га зур рәхмәтләрен белдерә.Балаларыбыз түземсезлек белән алдагы елда булачак лагерь сменасын көтеп кала.Афәрин,"Юбилейный!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Самое интересное в наших социальных сетях

ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

Одноклассники: ok.ru/menzelinsk

Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Актуальные новости филиала АО "ТАТМЕДИА" "Мензеля-информ"