Мензеля

Мензелинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Новости

Дәвек авылы клубында Өлкәннәр көне узды

Дәвек авылы клубында "Картая мени соң йөрәк" исеме астында Өлкәннәр көне узды.Бәйрәм белән котларга район башлыгы урынбасары Камил Рим улы Нәҗмиев, Тауасты Байлар авыл җирлеге җитәкчесе Мәүҗиев Илшат Рафаел улы, җирлек депутаты Сафиуллин Рәүфәт Гатаулла улы, "Илнур" КФХ җитәкчелеге килде. Концерт-тамаша чәй табыны артында узды. Өстәл тәмле ризыклардан сыгылып торды.Бәйрәм...

Дәвек авылы клубында "Картая мени соң йөрәк" исеме астында Өлкәннәр көне узды.Бәйрәм белән котларга район башлыгы урынбасары Камил Рим улы Нәҗмиев, Тауасты Байлар авыл җирлеге җитәкчесе Мәүҗиев Илшат Рафаел улы, җирлек депутаты Сафиуллин Рәүфәт Гатаулла улы, "Илнур" КФХ җитәкчелеге килде. Концерт-тамаша чәй табыны артында узды. Өстәл тәмле ризыклардан сыгылып торды.Бәйрәм авылыбыз үзешчәннәре әзерләгән бай эчтәлекле концерт программасы белән үрелеп барды.Безне котларга Яр Чаллы шәһәреннән килгән гармунчы егетебез Тәлгәт, җырчы кызыбыз Рәйхана ямь өстенә ямь булды.

Бәйрәмне оештыруда башлап йөргән Сафиуллин Рәүфәт Гатулла улына, барлык чараларда да даими иганәчебез "Юность" боз сарае җитәкчесе үзебезнең авыл егетебез Гыйләҗетдинов Хәмзә Хәниф улына мул ризыклы табын әзерләгәне өчен, әби-бабайларны бүләк-пакет белән сөендергән "Илнур" КФХ җитәкчесе Язкәр Миннулла улы Биҗановка, концертны оештырган авыл үзешчәннәренә (клуб мөдире Шәйхетдинова А.Ф., китапханәче Г.Х.Сәхәбетдинова) бик зур рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Самое интересное в наших социальных сетях

ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

Одноклассники: ok.ru/menzelinsk

Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Актуальные новости филиала АО "ТАТМЕДИА" "Мензеля-информ"