Мензеля

Мензелинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Новости

Фаҗига: 8 яшьлек бала коега төшеп һәлак булган

Фаҗига «Виктория Материк» бакчачылык ширкәтендә төзелә торган коттедж янында килеп чыккан. Казанның Совет районында 8 яшьлек малай төзелештә коега төшеп китеп һәлак булган, дип хәбәр итте РФ Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий. Аның үле гәүдәсен 2 сентябрь кичендә «Виктория Материк» бакчачылык ширкәтендә төзелә торган коттедж...

Фаҗига «Виктория Материк» бакчачылык ширкәтендә төзелә торган коттедж янында килеп чыккан.

Казанның Совет районында 8 яшьлек малай төзелештә коега төшеп китеп һәлак булган, дип хәбәр итте РФ Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.

Аның үле гәүдәсен 2 сентябрь кичендә «Виктория Материк» бакчачылык ширкәтендә төзелә торган коттедж янындагы коедан табып алалар.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, малай дусты белән коттедж территориясендә уйнаган. Кайсыдыр бер мизгелдә ул люкны каплап торган тактага баскан һәм ике метр чамасы тирәнлектәге коега төшеп киткән. Малай коега егылганнан соң такта люкны янә ябып куйганлыктан, дусты аны бер кайдан да таба алмагач, әлеге хәл турында әти-әниләренә сөйләп биргән. Ике сәгать эзләгәннән соң малайның гәүдәсен өскә чыгарганнар.

Хәзерге вакытта әлеге факт буенча тикшерү эшләре үткәрелә.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Самое интересное в наших социальных сетях

ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

Одноклассники: ok.ru/menzelinsk

Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Актуальные новости филиала АО "ТАТМЕДИА" "Мензеля-информ"