Мензеля

Мензелинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Новости

Тупачлыларга күктән төшкән бәхет

Шушы көннәрдә бөтен мөселман халкы Корбан бәйрәмен зурлап билгеләп үтте. Ә Тупач авылы халкы өчен бу бәйрәм- өчләтә бәйрәм булды. Чөнки гает намазы өр- яңадан яңартылган, җиһазландырылган мәчеттә укылды. Ә 2 нче сентябрь көнне мәчетне тантаналы ачу вакыйгасы булды. Тантанага районыбыздан һәм Казаннан дәрәҗәле кунаклар чакырылган иде. Депутатыбыз Салихов Ирек...

Шушы көннәрдә бөтен мөселман халкы Корбан бәйрәмен зурлап билгеләп үтте. Ә Тупач авылы халкы өчен бу бәйрәм- өчләтә бәйрәм булды. Чөнки гает намазы өр- яңадан яңартылган, җиһазландырылган мәчеттә укылды. Ә 2 нче сентябрь көнне мәчетне тантаналы ачу вакыйгасы булды. Тантанага районыбыздан һәм Казаннан дәрәҗәле кунаклар чакырылган иде. Депутатыбыз Салихов Ирек Фәрит улы ярдәме белән авылыбызга асфальт юл, мәчетебезгә капиталь ремонт ясатылды. Бу- безнең авыл өчен куктән төшкән бәхет.

Тантананы районнан килгән кунагыбыз Җәүдәт хәзрәт ачып җибәрде. Ул үзенең вәгазеннән соң, сүзне Чаллыдан килгән Тәүбә мәчете шәкерте 7 яшьлек Исмәгыйль улы Ибраһимга бирелде. Аның аһәңле, матур тавыш белән укылган догасы күңелгә шифа булып иңде. Авылыбыз имамы Газизов Фәнил дә мәчетне яңартуда булышучы авылдашларына рәхмәт сүзләрен җиткерде. Ә шушы зур эшләрне башлап йөрүче һәм контрольдә тотучы, "БлагоДарение" хэйрия фонды президенты Фәрит Салихов килгән кунакларның барысын да бәйрәм белән тагы бер кат котлады һәм бэйрэмгэ атап чалдырган корбан итеннән әзерләнгән ашка чакырды. Ул шушы бәйрәмне оештыруда ярдәм күрсәтүчеләргә, әзерләшүчеләргә рәхмәтен белдерде. Авылыбызнын йолдызы, Нурия ханым кучтэнэчлэре белэн, бәйрәм табыны бөтен авыл халкы өчен клубта әзерләнгән иде. Фәрит Салихов чакыруы буенча Башкортстаннан килгән кунагыбыз Радик Динахметовның мөнәҗәтләре, тирән эчтәлекле шигырьләре мәҗлестә нур өстенә нур булды.

Шулай итеп 100 ләп кешегә әзерләнгән бәйрәм табыны тирән эчтәлекле вәгазьләргә, тәрбияви чыгышларга бик бай иде. Мәҗлес ахырында авыл халкы Салиховлар гаилэсенен кылган изге эшләренең дәвамлы булуын теләп калдылар һәм зур рәхмәтләрен белдерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Самое интересное в наших социальных сетях

ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

Одноклассники: ok.ru/menzelinsk

Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Актуальные новости филиала АО "ТАТМЕДИА" "Мензеля-информ"