Минзәлә
  • Рус Тат
  • Бар эшкә дә өлгер егет

    Һәрчак тыныч, төпле фикерле, фәлсәфә яратучы, өлгер, чыдам, куйган максатына ирешүчән. Аның һәр көне минутына кадәр исәптә. Бу сыйфатларның барысы да гимназиянең 7 нче сыйныф укучысы Шамил Вәлиевка хас.

    - Шамил, газета укучылар­ны үзең белән таныштыр әле.

    - Минзәләдә тудым. 1 нчы сый­ныфтан прогимназиягә йөрдем, 3 нче сыйныфта гимназиягә күчтем. Төп игътибар татар теленә юнәлтелгәнлектән, әти-әнием шушы уку йортын сайла­ды. Ә иң яраткан фәннәремә килгәндә, математиканы һәм инглиз телен ошатам. Әтием - Айрат Миңнеәхмәт улы 2 нче урта мәктәптә кадет сыйны­фында тәрбияче булып эшли, әнием - Венера Павловна "Лас­ка" ҖЧҖдә бизәүче кондитер булып эшли. Гүзәл һәм Динара исемле ике сеңлем бар.

    - Буш вакытларыңны ничек уздырасың?

    - Буш вакытым калмый дияр­лек, чөнки һәр минутым исәптә. Футбол уйнарга бик яратам. Быел безнең сыйныф шәһәр мәктәпләре арасында мини-футболда өченче урын яулады. Китап уку - яраткан шөгылем, матур әдәбиятны, дини әдәбиятны бик яратам. Г.Тукай, М.Лермонтов, А.Пушкин, Л.Толстой әсәрләрен яратып укыйм. Күптән түгел генә Ги де Мопассанның дүрт томлыгын алдым, бер томын укыдым инде.

    Миңа алты яшьләр булган­да әтием миңа баянда уйнау күнекмәләрен бирде. Кулыма гармун тоттырды да, "Әпипә"не уйнап җибәрде. Мин аны кат-кат кабатлап, отып алдым. Ан­нары әтием аны тулысы белән башкарып күрсәтте, миңа бик ошады. Мавыгып киттем, дүрт ел баян түгәрәгенә йөрдем, өч ел музыка мәктәбендә укыдым. Хәзер инде район Мәдәният сараена - Данир Фәхретдинов янына йөрим. Халык җырларын да, заманча җырларны да яра­тып тыңлыйм, үзлегемнән ба­янда көй чыгарырга маташам. Бераз фортепианода уйнарга да тырышам. Бер сүз белән әйткәндә, күп уйныйм һәм моннан зур канәгатләнү хисе алам.

    - Ишетүебезчә, сине әбиең мәчеткә йөрергә күнектергән. Бу турыда да әйтеп узсаң иде.

    - Хәтеремдә, миңа әле биш яшь булганда ук әбиемнең әнисе һәм әбием икәүләп догалар укыйлар иде. Алар миндә дингә карата уңай караш тәрбияләргә тырышты. Шул чакта ук мин ныклы рәвештә шушы юлга басарга карар кылдым. Мине әкренлән башта кыска дога­лар укырга өйрәттеләр, тора-бара мин озын догаларны да өйрәндем.

    Җиде яшемнән әбием мине бәйрәм көннәрендә мәчеткә ияртә башлады. Ә инде тугыз яшем тулуга, дусларым белән мәчеткә Коръән дәресләренә йөри башладым. Анда без ис­лам дине тарихын, гарәпчә язу­ны өйрәнәбез, догалар укый­быз. Мәчеткә йөрү акыл сәләтен генә үстереп калмыйча, кеше­не рухи яктан да баета. Ике ел рәттән район буенча Коръән сурәләрен уку бәйгесендә кат­наштым, өченче урынны алып киләм. Бу минем өчен зур шат­лык. Рухи көч алу өчен мәчеткә олысы да, кечесе дә йөри. Коръәндә адәм баласы биш ва­кыт намаз укырга тиеш, диелә. Мин дә шуны үтәргә тырышам. Мәктәптә булу, түгәрәкләргә йөрү сәбәпле, биш вакыт на­маз уку мөмкин түгел, әмма мин өйдә яисә мәчеттә икән, һичшиксез укыйм. Әлегә ура­за тотканым булмады, әмма теләгем юк түгел.

    - Нинди музыка тыңлыйсың?

    - Иң ошаганы - дөнья һәм та­тар классикасы. Аеруча Са­лих Сәйдәшев әсәрләрен, Илһам Шакиров башкаруын­дагы җырларны бик яратам. Рус классикасыннан Чайковс­кийны тыңлыйм. Күптән түгел Бизеның "Кармен" балетыннан көй җыйдым. Әлбәттә инде, башкалар кебек үк бүгенге көйләрне дә тыңлыйм.

    - Көнең ничек уза?

    - Уку көннәрем тыгыз, бер көнем буш түгел. Дәресләрдән соң өстәмә белем алу белән шөгыльләнәм. Мәктәптәге секцияләргә һәм түгәрәкләргә йөрергә вакыт калмый. Ике ел милли көрәш белән шөгыльләндем, әмма бер үк вакытта ике түгәрәккә йөреп булмый. Дүшәмбе көнне ба­янга, сишәмбе һәм чәршәмбе көннәрендә музыка мәктәбенә йөрим, дәресләрдән соң гаиләбез белән чаңгы шу­арга йөрибез, пәнҗешәмбе - баян дәресе, җомга музыка мәктәбенә барам. Якшәмбе көннәрне без бассейнга йөрибез. Өлгерешкә зыян кил­ми: җиде ел буена бер чиректә дә "дүртле" билгесе алга­ным булмады - гел "бишле"гә укыйм. Төрле предметлар буен­ча олимпиадаларда катнашам, призлы урыннар алам.

    - Киләчәккә планнарың нинди?

    - Сайлау мөмкинлеге зур, пер­спективалар да киң. Унберенче сыйныфны укып бетерим әле, аннан күз күрер. Әлегә сай­ламадым. Кешедә белем алу теләге көчле булырга тиеш дип уйлыйм. Кешеләрдә булган тап­кырлык, зирәклек, кыюлык һәм игелеклелек сыйфатларын хуп күрәм, артык усал, үзен генә яратучыларны сөймим. Ба­рыгызга да сәламәтлек, имин­лек, уңышлар телим.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: