Минзәлә
  • Рус Тат
  • Инвалидлык киртә түгел

    Бикбау авылында яшәүче Изалия апа һәм Хәмәтнәби абый Зайнуллиннарның өйләренә кергән саен стенада эленеп торучы рәсемнәргә карап еш соклана идем.

    Иҗат йорты, сәнгать мәктәпләренә йөрмичә, бары тик үз сәләтенә генә таянып ясалган кечкенә уллары Илсурның рәсемнәре иде алар. Ә инде соңгы елларда әлеге йорт стенасын Илсурның диплом-грамоталары, медальләре бизи башлагач, әлеге егеткә соклануым һәм кызыксынуым тагы да артты.
    Әти-әнисенең балалары уңышы өчен ничек шатлануларын да сүз белән генә җиткереп булмас. Ә ике колагы да бөтенләй ишетмәгән 2 нче группа инвалид Илсур өчен әлеге медальләр якты киләчәккә билет.
    Илсурның нидән ишетмәве төгәл билгеле түгел, әллә тумыштан ук, әллә 2 айлык вакытта грипп белән авыруның нәтиҗәсе, әллә инде шул авырудан терелтү өчен ясалган антибиотиклардан. Баласының колагында ниндидер тайпылышлар булуын сизүгә үк әни кеше Казан табиблары ишеген шакый башлый. Бер баруында юкка шикләнәсез, барысы да яхшы дип кайтарып җибәрсәләр, икенче юлы инде 8 айлык балага 2 нче группага инвалидлык кәгазьләре тутыртып, колак аппаратлары биреп озаталар.
    Җәен бәбкә саклап, су кереп, кышын тау шуып йөргән сәламәт балалардан башка бер ни белән дә аерылмаган Илсурның мәктәпкә керер вакыты җиткәч, гаилә тагын бер кат сынау алдында кала. Җәлләү-кызгануларны, яшьле күзләрне, аерылышу газапларын бер читкә алып ташлап, ата-ана улларын Алабугадагы начар ишетүче балалар мәктәп-интернатына укырга бирәләр. Әле ярый Изалия апаның бертуган энесе Илгиз гаиләсе белән шул шәһәрдә яши. Илсур өчен алар зур таяныч. Ял көннәрендә алар малайны үзләренә алып чыгып кунак итәләр, авылга кайтканда да калдырмыйлар. Моның өчен туганнарына бик тә рәхмәтле Илсурның әти-әнисе.
    - Авыр вакытлар узды, - ди Изалия апа. - Баламны шушы мәктәпкә биргәнем өчен шатланып бетә алмыйм. Илсурдан чын кеше ясадылар бит.
    Хәзерге көндә Илсур 9 нчы сыйныфта. Әлеге мәктәпнең һәр сыйныфында бары тик 4-5 бала гына укый. Укытучылар һәр бала белән шәхси шогыльләнә, уку программасы гади мәктәпнекеннән әллә ни аерылмый, шул ук фәннәр өйрәнелә, тик уку вакыты 12 ел. Шулай ук монда аерым бер һөнәр дә алып чыгарга була, әйтик повар-кондитер, аяк киемнәре ремонтлаучы, парикмахер, тегүче яки Илсур сайлаган автомеханик белән компьютер белгече. Балаларны атна саен боз сараена, бассейнга, мунчага, музей, концертларга йөртәләр, экскурсиягә Чаллы, Әлмәт, Бөгелмә, Зәй һ.б. шәһәрләргә чыгалар. Көнгә 5 тапкыр ашаталар, меню бай.
    Бикбау авылына терәлеп үк агучы Ык елгасындагы балыклар белән ярышып йөзгән Илсурны Алабугада бассейнга йөри башлагач бик тиз күреп алалар. Һәм беренче уңышлары да шушы спорт төре буенча була. 2008 нче елда Кама елгасында узган марафонда ул иң кечкенәсе булса да, диплом ала. 2009 нчы елда 25 метрлы дистанциягә йөзеп грамота һәм акчалата премиягә лаек була. 2011 нче елда Әлмәттә булып узган ярышларда Илсур берьюлы ике көмеш медаль яулый 50 метрлы дистанциядә ал һәм арт (кроль) белән йөзеп ул 2 нче урынны ала.
    2010 нчы елда Алабугада узган математика фәне буенча олимпиадада катнашып югары балл җыя һәм диплом ала. 2012 нче елда Балык Бистәсендә республика күләмендә булып узган Алтын балык ачык конкурс-күргәзмәсендә Илсур үзенең күннән тегелгән йомшак уенчыгын тәкъдим итә һәм икенче дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнә. 2011 нче елда карт машинасында йөрергә өйрәнә, ярышларда катнаша һәм әйбәт күрсәткечләргә ия була. Нәтиҗәдә картинг буенча өстәмә белем алу турында таныклык ала.
    Илсурның иң зур казанышы булып 2012 нче елда Рязаньда самбо буенча ярышларда алган диплом һәм медале исәпләнә. Егетебез монда да югалып калмый, 1997-98 нче елгы балалар арасында көч сынашып, бронза медаль һәм өченче дәрәҗә диплом белән бүләкләнә. Шул уңайдан ТР спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте министрлыгы Илсурга махсус стипендия билгели. Ул аны бер ел дәвамында ай саен акчалата алып барачак. Самбо буенча тренеры Хатип Арсланов Илсурга зур өметләр баг-лый, Рязаньда җиңү яулаганы өчен ул аңа термобельё бүләк итә.
    Илсур үзе исә тренировкаларга бик теләп йөри. Авылга каникулларга кайткач та я әтисе, я абыйсы Эльмир белән күнегүләр ясыйлар. Сердәшчесе, киңәшчесе булган абыйсы декабрь аенда армиягә китте, аның исән-имин әйләнеп кайтуын зарыгып көтәләр Зайнуллиннар. Өйдә абыйсы булмагач, бераз ямансу булса да, авылда иптәшләре күп аның. Алар белән ул кул ишәрәләре - дактиль белән аралаша, сөйләм телен иреннән аңлый. Әти-әнисе, абыйсы, туганнары да дактильне өйрәнеп баралар.
    Өйләрендә компьютер, ноутбук бар. Алабугада мәктәптә булган вакытта Илсур әти-әнисе белән телефоннан яисә Интернет аша язышып аралашалар. Илсурның хыяллары да җитәрлек абыйсы кебек машиналы булу, руль артына утыру, гаилә корып балалар үстерү. Әти-әнисе 16 яшенә баланың бер хыялын тормышка ашырып, соңгы модельле планшет алып бирергә уйлыйлар.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: