Минзәлә
  • Рус Тат
  • “Күңелемнең бер өлеше сәхнәдә ...”

    Сәләтле һәм кызыклы яшьләр безне уратып алганнар. Гимназиянең 5 сыйныф укучысы Айсылу - шундый балаларның берсе.

    Реклама

    - Айсылу, безгә үзеңнең тормышың, гаиләң турында сөйләп кит әле?

    • Мин гимназидә 5 сыйныфта укыйм. Мин укырга һәм пианинода уйнарга яратам. Минем әнием Элмира татар дәүләт драма театрында эшли. Апам Алсу мәктәпне бетереп КГТУда беренче курста укый. Безнең гаиләбез бик тату.
    • Яраткан дәресләрең нинди? Ни өчен игътибарыңны шушы фәннәргә юнәлттең?
    • Минем яраткан дәресләрем татар теле һәм татар әдәбияты. Чөнки мин әдәби әсәрләр укырга яратам, үз телемдә, туган телемдә бигрәк тә.
    • Музыкаль мәктәпкә ничә яшьтән йөри башладын? Син үз теләгең белән йөри башладыңмы яки әти-әниең күндердеме?
    • Мин музыкаль мәктәпкә 7 яшьтән үз теләгем белән йөри башладым. Алсу апамның пианинода уйнаганын көн саен тыңлап соклана идем. Пианинода уйналган көйләр бик ошый миңа.
    • Алдагы тормышыңны музыка белән бәйләрмен дигән уйларың бармы?
    • Әлбәттә. Минем үскәч музыка укытучысы буласым килә. Минем укытучым Элвира Исламовна мине пианинода уйнарга өйрәтте. Минем дә шулай ук балаларны матур көйләр уйнарга өйрәтәсем килә.
    • Нинди композиторлар әсәрләрен, көйләрен тыңларга, уйнарга яратасың?
    • Мин күбрәк Бах, Моцарт, Прокофьев көйләрен уйныйм. Аларның әсәрләрендә ниндидер сихер, могҗиза бар шикелле.
    • Синең үзеңнең көйләр язып караганың бармы?
    • Әйе, күптән генә түгел үземнең беренче көемне апамның "Табигатьнең ике көне" шигыренә яздым. Киләчәктә дә тагын көйләр язарга ниятлим. Бу минем соңгы әсәрем түгел дип ышанып калам.
    • Синең нинди дә булса республика күләмендә үткәрелгән бәйгеләрдә, чараларда катнашканың бармы? Нинди уңышларың турында сөйләп китә аласың? Гомумән, кайларга барганың бар?
    • Минем төрле шәһәрләрдә булганым бар. Сезгә Мәскәүгә барып кайтканымны сөйлисе килә. Анда без "Мулла" спектакелен куярга бардык. Бу минем беренче чыгышым иде. Бик каушадым, әлбәттә. Спектакль ахырында миңа бер өем чәчәкләр алып килделәр, менә шул вакытта үземнең нинди хисләр кичергәнемне сүзләр белән әйтеп бетереп тә булмый. Миңа истәлекле бүләк һәм мактау кәгазе бирделәр. Аннан соң "Мөһәҗирләр" спектакелендә уйнадым. Анда атасын күп еллар күрмәгән бәләкәй кыз ролен уйныйм. Ул вакытта әз булса да тәҗрибәм бар иде, шуңа җиңелрәк булды миңа.
    • Син алга таба тагын сәхнәгә чыгарга теләр идеңме?
    • Әлбәттә теләр идем. Минем гаиләм тормышы театрда үтә, шуңа күрә минем күңелемнең дә бер өлеше мине сәхнәгә тарта. Гомумән, бәлки мин бөтенләй артист булып китәрмен.
    • Тормыш девизың нинди?
    • Алга! Алга! Алга! Мин бар эшләремдә дә, укуларымда гел алга барырга, үз максатларыма ирешергә тырышам.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: