Минзәлә
  • Рус Тат
  • Мускуллар ныклык сорый

    Армиягә язгы чакырылыш вакыты тәмамланды. Шул уңайдан без хәрби комиссариатның хәрби хезмәткә жыю, чакыру һәм әзерләү бүлеге начальнигы Илшат Каюмов белән әңгәмә кордык.

    - Илшат Илгизович, Минзәлә районыннан бу чакырылышта ничә егете­без хезмәт итәргә китәчәк?

    - Бу чакырылышта якынча 58 ир-егет Ватанга үз бу­рычын тапшырырга китте, күбесендә машина йөртү таныклыгы бар. Спецназ отрядында хезмәт итәргә теләк белдерүчеләр булды. Черноморский флотка без иң булдыклы егетләребезне җибәрдек. Физик яктан гына түгел, шулай ук мораль яктан ныклы булырга тиеш алар. Диңгез флотына барырга теләүчеләр күп. Егетләр мах­сус командага эләктеләр, алар яшерен допуск белән китәләр. Хәрби хезмәткә җибәрелгәндә егетләрнең те- ләкләрен сорыйбыз, мөмкин булса, сәламәтлекләре, уй- фикерләре теләкләренә туры килсә, үзләре сораган җиргә җибәрергә тырышабыз инде анысы.

    - Республиканың бүтән районнарының егетләре белән чагыштырганда безнекеләргә нинди бәя биреп була?

    - Мактанып әйтә алабыз, бик яхшы егетләребез бар. Район халкы күзәтеп бар­са, газета битләрендә сол­дат егетләребез еш күренә. Президент полкында хезмәт иткәннәре бар, армия сафла­рыннан күптән түгел кайткан Рамил Гайсин, үткән елны медаль алып кайткан Ранис Низамбиев районыбыз го­рурлыгы. Байтак егетләребез сержант һәм башка званиеләр алып кайталар. Медицина күрсәткечләре буенча Татар­станда югары урыннарның берсендә безнең район, әллә һавасы, әллә суы тәэсир итә.

    - Альтернатив хезмәт ту­рында сөйләп китегез әле?

    - Безнең районда альтерна­тив рәвештә хезмәт итүчеләр юк. Минем белгәнемчә, Та­тарстанда да алар 4-5 кенә егет. Мондый хезмәткә китәр өчен ярты ел алдан гариза биреп, үзеңнең ни сәбәпле ко­рал тотарга ярамавын исбат итәргә кирәк. Бу очракларда күбесе: "Мин дога укыйм, мин чын мөселман, миңа корал тотарга ярамый", - дип җавап бирәләр, ләкин Коръәндә ан­дый сүз дә язылмаган. Әгәр дә инде кеше баптизм яки па­цифизм хәрәкәтендә активист икән, бу очракта альтерна­тив хезмәткә суд аша гына рөхсәт алырга мөмкин. Хезмәт итүнең мондый юлны сайлаган егетләрнең хезмәт итү вакыты арта, мәсәлән: гади хезмәттә 1 ел икән - альтернативта 1,8-2 ел. Ни белән шөгыльләнәләр дип сорасагыз? Гадәттә, хәрби заводларга, лепрозо́рийларга җибәреләләр.

    - Нинди очракта армиягә баруны кичектереп торырга мөмкин?

    - Отсрочкалар саны үзгәрмәде диярлек, бер-ике генә үзгәреш бар. Кертелгән үзгәрешләр белән безнең районда кулла­нучылар аз. Элекегечә бер ба­лалы аталар өчен чакырылыш бара, хәзер аларга өстәмә акча түләнелә. Ике балалы аталар хезмәткә алынмый­лар, ләкин алар бары хәрби комиссариатка килеп чакы­рылыш комиссиясен үтәргә тиешләр. Уку һәм сәламәтлек буенча үзгәрешләр юк дияр­лек. Ничә ел көрәшкәннән соң дөреслек булды, 11 нче сый­ныфны тәмамлаган егетләргә югары уку йортына керергә мөмкинлек бирә торган закон кабул ителде. Имтиханнарын уңай билгегә тапшырсалар, аларны армиягә барудан ки­чектереп торалар. Ә инде махсус белем бирү йортла­рында укучыларны 18 яшь тулу белән армия сафларына алып китәләр. 9 сыйныфны тәмамлаган егетләргә шулай ук отсрочка бар. Нинди уку йортында укуына карамастан, 20 яшькә кадәр хезмәт кичек­терелеп тора.

    - Сәламәтлек ягыннан нәрсә әйтә аласыз?

    - Үткән еллар белән чагыш­тырганда, сәламәтлек буенча күрсәткеч аска тәгәри. Хәзерге яшьләрнең сөяк-мускул систе­масы ныклы дип әйтеп булмый шул, күпчелегендә сколеоз, плоскостопие, язва чирләре бар. Быел 30 кеше армиягә яраксыз һәм бу сан елдан-ел арта гына бара.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: