Минзәлә
  • Рус Тат
  • 5 майдан 14 майга кадәр артериаль кан басымын профилактикалау ункөнлеге

    Кан басымы уйнау, баш авырту, баш әйләнү, күз күреме начараю - болар барысы да кан басымы авыруының төп билгеләре. Бу авыруның тамырлары нәселдәнлеккә, эндокрин һәм бөер эшчәнлеге бозылуга ук барып тоташа. Югары кан басымы баш миенә зарар килгәндә, агуланганда, физик көч кулланып көчәнеп эшләгәндә, климакс вакытында, дөрес тукланмаганда (гадәттә аш...

    Кан басымы уйнау, баш авырту, баш әйләнү, күз күреме начараю - болар барысы да кан басымы авыруының төп билгеләре.

    Бу авыруның тамырлары нәселдәнлеккә, эндокрин һәм бөер эшчәнлеге бозылуга ук барып тоташа. Югары кан басымы баш миенә зарар килгәндә, агуланганда, физик көч кулланып көчәнеп эшләгәндә, климакс вакытында, дөрес тукланмаганда (гадәттә аш тозын һәм тозлы ризыкларны күп кулланганда) күзәтелә. Шулай ук психологик факторлар да йогынты ясый.

    Югары кан басымы үз-үзеңне аямыйча, ял итмичә эшләгәндә дә барлыкка килә. Башкаларның хөрмәтен яулау, өметен аклау өчен кеше үз өстенә көч җитмәстәй зур бурычлар йөкли. Ул үзе өчен яшәүдән бигрәк җәмәгать эшләрен башкара. Гипертониянең тагын бер психологик сәбәбе - юк-бар өчен борчылу, төрле яклап үзеңә тискәре мәгълүмат туплау. Үзенә эмоциональ рәвештә катастрофалар, аварияләр, вакыйгалар турындагы яңалыкларны җыйган кешеләр озак вакыт шуны гына уйлап йөриләр. Нәтиҗәдә, нерв системасы һәрвакыт уяу торып, организмга зыян китерә.

    Югары кан басымын профилактикалау өчен нәрсә эшләргә кирәк соң? Иң бренче чиратта, сәламәт яшәү рәвеше алып бару, дәвалау физкультурасы, саф һавада йөрү, массаж, чыныктыру процедуралары, контраст ванналар куллану. Шулай ук туйганчы йокларга, физик эш белән акыл эшчәнлеген аралаштырырга, көнлек режимны сакларга, телевизор һәм компьютер артында утыруларны киметергә, тәмәке һәм спиртлы эчемлекләрдән баш тартырга кирәк. Кан басымы белән интегүчеләргә тренажерда баш белән аска таба иелеп күнегүләр, кискен һәм тиз хәрәкәтләр ясау тыела. Көрәш, күп көч кулланыла торган спорт төрләре, аэробика, озынлыкка һәм биеклеккә сикерү - болар барысы да йөрәк-кан һәм нерв системасына артык көчәнеш тудыралар.

    Туклану турында. Организмны калий һәм магний белән баетырга кирәк, алар нерв импульсларына юл ача. Бу матдәләр карабодай, дөге һәм солы ярмасында, ногытта, борчакта, абрикоста, гөлҗимештә, күрәгәдә, йөземдә, кишер белән суганда, салатта, петрушкада һәм бананда бар. Ә тозны, тозлы ризыкларны, чәй һәм кофены куллануны чикләргә кирәк.

    Тагын бер мөһим нәрсә: артык мәгълүмат һәм юк-бар фикер белән башыгызны катырмагыз. "Күп белсәң - тиз картаерсың" дигән мәкальне дә истән чыгармагыз, физкультура белән актив шөгыльләнегез.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: