Минзәлә
  • Рус Тат
  • Авыл җирлекләрендә тракторларга һәм аларның прицепларына дәүләт техник каравы үткәрү каралган

    Узган ел нәтиҗәләре буенча, бары тик һәр икенче трактор гына эксплуатацияләнүгә хокук бирүче талон алды. Бу исә башка тракторларның дәүләт теркәү номерлары алынып, аларда йөрү тыелган дигәнне аңлата. Бүгенге көндә расланган график буенча авыл җирлекләрендә тракторларга һәм аларның прицепларына дәүләт техник каравы үткәрү каралган. Әзерлек барлык авыл җирлекләрендә дә бер...

    Узган ел нәтиҗәләре буенча, бары тик һәр икенче трактор гына эксплуатацияләнүгә хокук бирүче талон алды. Бу исә башка тракторларның дәүләт теркәү номерлары алынып, аларда йөрү тыелган дигәнне аңлата.

    Бүгенге көндә расланган график буенча авыл җирлекләрендә тракторларга һәм аларның прицепларына дәүләт техник каравы үткәрү каралган. Әзерлек барлык авыл җирлекләрендә дә бер үк диярлек. Шулай да Әтрәкле, Наратлы-Кичү, Тауасты Байлар җирлекләрендә техникаларын карап-төзәтеп торганлыклары сизелеп тора. Наратлы-Кичү авыл җирлегендә бу көнне трактор хуҗалары, бер җиргә тупланып, үзара техника яңалыклары, проблемалары белән уртаклашалар, бер-берсенә ярдәм итәләр.

    Беренче графа - авыл җирлекләре, икенче - техника саны, өченче - техник карау үткәрелү вакыты.

    Әтрәкле 29 22.04

    Иркәнәш 23 23.04

    Аю 24 24.04

    Наратлы-Кичү 21 26.04

    Яңа Маҗын 28 28.04

    Тауасты Байлар 44 30.04

    Яңа Мәлкән 16 05.05

    Иске Маҗын 16 07.05

    Воровский 5 08.05

    Кадрәк 14 12.05

    Югары Тәкермән 29 14.05

    Коноваловка 29 15.05

    Урыс 23 17.05

    Иске Матвеевка 25 19.05

    Юшады 7 20.05

    Хуҗәмәт 32 21.05

    Юртау 7 22.05

    Николаевка 15 24.05

    Бикбау 40 31.05

    Авыл җирлекләре буенча барысы 427

    Минзәлә 107 01.02 - 30.12

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: