Минзәлә
  • Рус Тат
  • Авыл, мәктәп, гаилә бердәмлеге

    Тулы бер авыллар Россия картасыннан юкка чыгып баралар. Росстатистика мәгълүматлары буенча соңгы елларда 17 мең авыл бушап калды.

    Массакүләм эчкече­лек, яшьләр миграци­ясе үсеше, аларның физик әзерлегенең түбән дәрәҗәдә бу­луы, авылның озак ел­лар дәвамында матди байлыклардан мәхрүм ителүе даими рәвештә курку, канәгатьсезлек, киләчәккә өметсезлек, үз-үзеңә түбән бәя бирүгә китерә.

    Хөкүмәт яшьләрне авылда калдыру өчен мөмкин булганның ба­рысын да эшли. Яшь гаиләләр өчен йортлар төзелә. Гаилә фермала­рын булдыру программа­сы старт алды. Соңгысы халыкны сыйфатлы про­дукция белән тәэмин итү, шулай ук өстәмә эш урыннары булдыру мөмкинлеге тудырыр дип ышанасы килә.

    Торак проблемасы моңа кадәр өлкән буын - ата-аналар хисабына хәл ителсә, хәзер массакүләм хәерчеләнү сәбәпле, бу ресурс эшләми. Соци­аль һәм классик ипотека программалары - яшь белгечләргә һәм авылда­гы яшь гаиләләргә торак төзү өчен реаль ысул. Калтак авылында бу эш актив төстә эшли, бу про­грамма буенча йортлар да төзелде инде. Димәк, яшь гаиләләр авылда кала дигән сүз. Мәктәбебездә эшләүче педагоглар - Петраевлар гаиләсе дә торакка мохтаҗ. Аларның авылда калу-калмавы әлеге проблеманың хәл ителүенә бәйле. Авылда социаль проблемалар үсә бара, алар арасын­да иң әһәмиятлеләре - халыкның яшәеш, культу­ра дәрәҗәсе төшү, гаилә-не һәм балаларны тәэмин итүдә авырлыклар, авыл халкының өметсезлеге, рухи байлыкларның һәм идеалларның бетә ба­руы.

    Реклама

    Авыл картайганнан-картая бара. Күчеп кай-тучыларның яртысы - пенсия яшендәгеләр, интенсив җитештерү хез-мәтенә әзерлексез һәм яраксыз кешеләр. Ә авыл халкының табигый үсеше бик түбән. Авыр хезмәт авыл хатын-кызларының репродуктив сәләтләрен түбәнәйтә.

    Әмма ничек кенә бул­масын, авыл дәүләтнең төп көче булуыннан туктамый, чөнки ул иң мөһим функция башка­ра - халыкны туендыра. Ә мәдәни, рухи һәм фи­зик тормыш үзәге булып мәктәп тора, аның бу­рычы телне, мәдәниятны саклап калу, җирнең чын хуҗаларын тәрбияләү. Халык мәкалендә юкка гына: "Кайда туган, шунда кирәкле булган", - диел­ми бит. Милли мәдәният дөньясы балаларга үз халкының әхлакый бай­лыкларын ача: хезмәт сөючәнлек, табигатькә һәм туган йортыңа мә-хәббәт, гаиләң, ба­лалар тәрбиясе өчен җаваплылык хисләрен уята. Милли мәдәниятка мөрәҗәгать итү балага үзен төрле рольләрдә һәм эшчәнлектә сынап карарга мөмкинлек туды­ра: җыр-бию, рәсем ясау, уйнау, кунаклар кабул итү, ризык әзерләү һ.б. лар аша баланы шәхес була­рак төрле яктан үстерә, шулай ук үзара аралашу күнекмәләрен формала­штыра.

    Гаилә һәм мәктәп - бердәм. Гаилә тулы булмаса, нишләргә? Көч-гайрәте ташып тор­ган ир-егетләрнең ла­еклы хезмәт хакы алу, якыннарын матди яктан тәэмин итү теләге белән туган якларын ташлап чит җирләргә чыгып китүе гадәти күренешкә әверелде. Шул рәвешле гомерләренең иң яхшы еллары туган йорт­тан, гаиләдән читтә уза да инде. Балалар исә әти игьтибарын­нан, аның ягымлы ка­рашыннан һәм тиешле таләпчәнлегеннән баш­ка үсәләр...

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: