Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Авылда төзелеш дәвам итәрме?

Республика Президенты Рөстәм Миннеханов үткән атнада булган видеоконференциядә бу сорауга уңай җавап бирде.

Киләсе елда республикада Россия программасына кереп, яшәр өчен арендага биреп торырга (аңлавымча малосемейка тибында) йортлар төзелә башлаячак. Билгеле, андый йортлар бу тип торакка мохтаҗ булган Казан, Чаллы, Алабугада (ирекле экономик зона өчен) төзеләчәк, әмма мөмкинлек булганда эш күләме булган перспективалы авылларда да (район үзәкләрендә түгел) мондый йортлар пәйда булырга мөмкин.

Алай гына да түгел, Россия күләмендәге авылларга ярдәм программасы белән берлектә авылларда йорт сала башларга теләгән һәркемгә социаль ипотека буенча ярдәм итү программасы да эшләргә мөмкин.

Видеоконференциядән соң район башлыгы Рәсим Садыков хакимиятнең һәм башкарма комитетның җаваплы хезмәткәрләре, районда баручы дәүләт төзелеш, ремонт буенча программаларны үтәүдә катнашучы оешма җитәкчеләре алдында конкрет бурычлар куйды.

Бүгенге көндә иң күләмле проект - 72 фатирга исәпләнгән ике йорт төзелеше. Андагы подрядчыга, төзелеш эшләрен тизләтү максатында башка оешмалар бригадалар ярдәмгә киләчәк. Шәһәр башкарма комитеты чиновниклары авария хәлендәге тулай торактан яңа йортка күчүчеләр белән килешүләр төзеп бетермәгән. Кем гаепле? Бу хакта газетабызның алдагы санында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X