Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Авыру үтеп кермәсен

Күптән түгел Минзәлә муниципаль район башлыгы каршындагы санитар һәм эпидемиягә каршы комиссия районда себер язвасына каршы профилактика һәм үләт базларының санитар-техник торышын яхшырту буенча чараларны көчәйтү турындагы мәсьәләне карады һәм шушы мәсьәләләр буенча карар чыгарды.

Утырышта район ветеринария берләшмәсе начальнигы С.Панкованың, Россельхознадзорның ТР буенча Идарәсенең Яр Чаллы территориаль бүлек начальнигы Н.Әсәдуллинның чыгышлары тыңланды.

Россельхознадзорның ТР буенча Идарәсе мәгълүматларына караганда, Алтай краеның Целин районы Дружба авылында себер язвасы авыруы теркәлгән, 4 кеше авырган, бер үлем очрагы бар. Авыл кешеләренә бу авыру мөгезле эре терлектән йоккан. Инфекцияне авыру мал китереп чыгара. Кешеләргә ул нигездә мал азыгы һәм су аша йога. Ул шулай ук авыру малларны караганда, мал суйганда, итен ваклаганда, үлгән малның үләксәсен күчергәндә һ.б. очракларда да йогарга мөмкин.

Республикада үләт базлары, биотермик чокырлар, себер язвасы авыруыннан үлгән маллар күмелгән һ.б. урыннар да шушы авыру чыганы булып торалар. Терлек продукцияләрен тикшерүләр вакытында аларны тиешле ветеринария документларыннан башка алып кайту очраклары еш ачыклана, шуңа бәйле рәвештә себер язвасы авыруының республика, шул исәптән безнең район территориясенә кайту куркынычы яный.

Шуларны истә тотып, район территориясендә эпизоотик һәм эпидемиологик халәтнең имин булуын тәэмин итү, әйләнә-тирә мохитне саклау, әлеге авыруның үтеп керүен һәм таралуын булдырмау максатыннан чыгып комиссия себер язвасына каршы профилактика һәм үләт базларының санитар-техник торышын яхшырту буенча чараларны көчәйтү турында тиешле карар кабул итте һәм шуның буенча тиешле службаларга эшләр йөкләде.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев