Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бакчасарай авылында яңа ФАП эшли башлады

Бакчасарай авыл халкын шатландырган зур вакыйга булды: 21 июнь көнне биредә яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды. ТР Хөкүмәтенең халыкка беренчел медицина-санитар ярдәме күрсәтүне камилләштерүне күздә тоткан 5 елга исәпләнгән программасы кысаларында төзелгән ул. Яңа объектны ачу тантанасына җыйналган авыл кешеләренең йөзендә шатлык чаткылары. Шулай булмыйча мөмкин дә түгел, ничә еллар буена...

Бакчасарай авыл халкын шатландырган зур вакыйга булды: 21 июнь көнне биредә яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды. ТР Хөкүмәтенең халыкка беренчел медицина-санитар ярдәме күрсәтүне камилләштерүне күздә тоткан 5 елга исәпләнгән программасы кысаларында төзелгән ул. Яңа объектны ачу тантанасына җыйналган авыл кешеләренең йөзендә шатлык чаткылары. Шулай булмыйча мөмкин дә түгел, ничә еллар буена ФАПсыз яшәгән авыл пунктлы булды бит. Тантанада катнашкан район җитәкчесе Айдар Салахов бакчасарайлыларны бәйрәм белән котлады, авылларның социаль йөзен үзгәртүгә юнәлдерелгән ТР Хөкүмәте программаларының районда үтәлеше белән таныштырды. -Районда 39 ФАП бар, аларда 43 фельдшер һәм 3 акушер эшли. Сезнең ФАП озын гомерле булсын, әмма бирегә профилактика максатларында гына килергә язсын иде, - дип изге теләкләрен җиткерде ул. Аннары шушы бинаның тирә-юнен төзекләндерүгә өлеш керткән "Чиста шәһәр" МУП эшчесе Виктор Тарасовка, Яңа Александровка белән Бакчасарай авыл халкына 20 елдан артык медицина хезмәте күрсәтеп килүче Гүзәл Галимуллинага район башлыгының Рәхмәт хаты һәм премиясе тапшырылды. Район үзәк хастаханәсенең баш табибы Павел Стоногин авыл халкына котлауларын җиткерде, районда сәламәтлек саклау учреждениеләрен төзекләндерү, яңаларын төзү эшләренең барышы белән таныштырды. Хуҗәмәт авыл җирлеге башлыгы Гөлназ Вильданова авылдашларының сөенечен уртаклашты, үзенең бәйрәм котлавын җиткерде, шушы бинаны сафка бастыруга өлеш керткән, тирә-юнен төзекләндерүгә көч куйган һәркемгә, аеруча авыл фельдшеры Гүзәл Галимуллина гаиләсенә изге теләкләрен белдерде. "Тырыш, хезмәт сөючән Гүзәл белән Рамилга һәм аларның уллары Илнар белән Илдар Галимуллиннарга барлык авыл халкының рәхмәтен җиткерәм," - диде ул һәм аларга авыл җирлеге исеменнән әлеге гаиләгә бүләк тапшырды. Авыл халкының шатлыгын "Нефтемаш" Азнакай заводы" ААҖ генераль директоры урынбасары Гөлнара Соловьева да уртаклашты, матур теләкләр теләп ФАПка бүләк тапшырды. -Татарстан җитәкчелегенең зур бүләге бу безнең өчен. Газ белән җылытылучы иркен, якты бинага электр, су үткәрелгән, канализация көйләнгән. Кирәкле бөтен җиһазлар урнаштырылган, барысы да яңа. Сөенечемнең чиге юк, - диде фельдшер Гүзәл Галимуллина республика, район һәм үзәк хастаханә җитәкчелегенә яңа ФАП өчен рәхмәтен җиткереп. Авыл халкын бәйрәм белән котларга килгән күрше Хуҗәмәт авылыннан нәни кыз-малайлар, авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре матур җырларын, авыл шагыйре Гүзәлия Исламова шәфкать ияләренә багышлап язылган шигырен бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев