Минзәлә
  • Рус Тат
  • Бала хакын аңласыннар иде

    Теге яки бу гаиләдәге күңелсез хәлләр турында күрше-күләнгә, туганнарга, полициягә, опека органнарына билгеле булгач, суд җавапсыз өлкәннәрне ата-ана булу хокукыннан мәхрүм итә, ә балаларын приютка озата. Дөресен әйткәндә, мондый катгый чара аларга сабак булырга тиеш бит, югыйсә. Ләкин аракы сазлыгына баткан ата-ана сабыйларыннан "котылганнан" соң үзләрен шулкадәр иркен тота башлыйлар...

    Теге яки бу гаиләдәге күңелсез хәлләр турында күрше-күләнгә, туганнарга, полициягә, опека органнарына билгеле булгач, суд җавапсыз өлкәннәрне ата-ана булу хокукыннан мәхрүм итә, ә балаларын приютка озата. Дөресен әйткәндә, мондый катгый чара аларга сабак булырга тиеш бит, югыйсә. Ләкин аракы сазлыгына баткан ата-ана сабыйларыннан "котылганнан" соң үзләрен шулкадәр иркен тота башлыйлар ки, авыр йөктән арынгандай, типтереп яши бирәләр.

    Бу юлы рейд белән Коноваловка, Юртау авылларында, шәһәрдә яшәүче гаиләләрдә булдык. Коноваловкада кызы һәм өйдәше белән яшәүче З. ның яхшы гына ремонт ясалган фатирының асты өскә килгән, аш бүлмәсендә юылмаган савыт-саба, кечкенә өстәлдә тәмәке төпчекләре, төрле зурлыктагы буш банка, икенче өстәлдәге "Каен бөресе" төнәтмәсеннән бушаган савыт - болар барысы хуҗаларның яхшы гына кәефләнеп алуын чагылдыра. Барыбыз дәррәү чыгып ишегалларын карыйбыз, эзлибез хуҗаларны. Баксаң, болар гаиләләре белән саф һава суларга чыкканнар икән. Биш яшьлек нәни кызчык песи баласын кочаклап, исерек ата-анасы тирәсендә бөтерелә. Бик "җылы" каршыладылар үзебезне: безнең күпсанлы булуыбыз, үзләренә төрле сораулар бирүебез, үгет-нәсихәт бер дә ошамады үзләренә. Ә инде фотога төшерүне күрүгә, ярсып, кулымнан фотоаппаратны йолкып алырга теләде ир заты, З. исә җиргә салып таптау белән янады. Балигъ булмаганнар эше буенча өлкән инспектор Ольга Гарнышева яннарына утырып, икесе белән дә әңгәмә уздырды. Исерек белән килешенеп, уртак тел табу бер дә җиңел түгел, анысы. Ольга Алексеевна "Акылга утырмыйсыз икән, балагызны приютка җибәрәбез", - диюгә, ана кеше ярсып китте: "Мин аны кемгәдер бирер өчен тапмадым, телисезме, үзем күз алдыгызда буып үтерәм аны", - дип кычкырына башлады. Я Хода! Ничек җир убылып, үзенә йотмый мондыйларны! Бу анага карата РФ КоАПның 5.35 маддәсе буенча беркетмә төзелде, алга таба аның тәртибе административ комиссиядә каралачак. Һәркайсыбыз белә, гаиләдә ирләрнең эчкечелеккә бирелүе бер бәла булса, хатын-кызларның хәмергә өстенлек бирүе - иң куркынычы. Бала урамда тәрбияләнә башлый, ә бу үз чиратында тагын да хәтәррәк хәлләргә китерә...

    Шул ук авылда яшәүче Ю. гаиләсенең хәлен белергә булдык. Без ихатага керүгә, чандыр гәүдәле яшь кенә бер ханым каршыбызга чыкты. Бакчада эшләп йөри икән. Комиссия әгъзалары хәл-әхвәл сорашып, гаиләдә бар да яхшы булуын белде. Юртауда Е. яши торган фатир ишеген кактык, ишекне аның өлкән улы ачты. Әниләрнең эштә булуын белдек. Бу үсмерне энесе белән бергә халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә - вакансияләр ярминкәсенә чакырды комиссия әгъзалары.

    Б. гаиләсендә дүрт бала тәрбияләнә. Ата-ананың керемнәре яхшы гына булуына да карамастан, йортлары газ белән тәэмин ителми, челтәрдән өзелгән. Бурычлары зур икән. Шул ук әҗәтләр аркасында соңгы вакытта электрдан да файдалана алмаганнар, бүгенге көнгә монысы тоташтырылган икән. Бикле йорт янында бу мәгълүматларны безгә гаилә башлыгының энесе бәян итте. Ата-ананы да, балаларны да күрү насыйп булмады безгә бу юлы. Авыл җирендә эшләүчеләр өчен (бәлки күпбалалы булуларын да истә тотыптыр), бу гаиләгә өр-яңа йорт төзеп биргәннәр. Әмма юылмаган тәрәзә, җыештырылмаган өй яны, анда-монда аунап яткан иске-москы бу йортны иске, ташландык итеп күрсәтә.

    ... Минзәләгә кайттык. Шәһәребезнең бер урамында Н. гаиләсе яши. Өйдәше һәм ике кечкенә балалары бар. Кызганыч, балаларның берсе тома сукыр, икенчесенең бер күзе күрми икән. Моннан дистә елдан артык элек булган коточкыч вакыйганы искә төшерик. Әлеге ана үзенең биш яшьлек баласын коега ташлый да, үзе аны эзләгән булып, милициягә мөрәҗәгать итә. Ул үзенең җәзасын ала, әлбәттә, дистә ел дәвамында рәшәткә артында утыра. Ананың вәхши адымы өчен нәни балалары интегеп яши (теге бала каргышы төшкәнме?) Үзе беркайда да эшләми, балаларын урнаштырырга бакчада урын юклыкка зарланды үзе.

    Күзәтүләрдән чыгып шуны әйтә алам, яхшы гаиләләрдә тәрбияләнгән балалар белән ата - аналары исерек, гел сүгенеп яши торган гаиләләрдә үсүче балаларның тышкы кыяфәтләре дә әллә кайдан аерылып тора. Начар гаиләдә яшәүчеләрнең чырайлары төссез, ямьсез, күзләре тонык, боек була. Өйләрендә көн саен әшәке сүзләр ишетеп, ызгышу күреп яши торган яшүсмерләрнең сөйләшүләренә колак салыгыз әле - аларның сөйләме тупас, пычрак, тавышлары ук күңелгә ятышсыз.

    Административ комиссия утырышында да булырга туры килде үземә. Гаилә, аның тәртибе тикшерелгәндә, беркем дә эчке дөньясына кергән кешене яратмый. Әмма комиссиянең беренчел максаты, балаларны "тартып алу" түгел, ә әлеге гаиләләргә ярдәм итү икәнлеген аңламыйлар үзләре. Ата-аналар, балалар белән психологлар эшли, мондый гаиләләрнең матди хәленең авырлыгын күздә тотып, балаларга сәламәтләндерү лагерьларында, шифаханәләрдә ял итү өчен юлламалар бирелә, хезмәт һәм мәшгульлек үзәге аша җәйге чорда эшкә, иҗтимагый чараларга тартылалар.

    Язмада исемнәр күрсәтелмәвенең сәбәбе бик гади - вакыйгалар гайбәт булсын өчен түгел, ә гыйбрәт алу өчен языла. "Юк, башка эчмим, кодироваться ителдем", "Дәваланырга барырмын», дип әйтүчеләре дә булды без аралашкан ата-аналар арасында. Әлеге сүзләр шелтәләүгә җавап буларак яңгыраса да, аларга бик авырлык белән генә ышанасы килә.

    Имин, тыныч гаиләдә тиешле тәрбия һәм ата-ана назы ала алмаган бала үзенең яклаучысы итеп кемне күрер, сыеныр урынын кайдан табар икән?! Комиссия әгъзаларының барысы да хатын-кызлар, үзләре әни булганга, бу балалар язмышы өчен борчылуларын яшермиләр. Нәни песиен кочаклаган кызчык әле дә күз алдымнан китми...

    Сан

    Балигъ булмаганнар эше буенча комиссиядә имин булмаган 20 гаилә исәптә тора, аларда балигъ булмаган 44 бала тәрбияләнә.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: