Минзәлә
  • Рус Тат
  • Бөек Җиңүнең 69 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан Минзәләдә үткәреләчәк чаралар

    5 майда, 15 сәгатьтә, С.Өметбаев исемендәге дәүләт драма театры артистлары тарафыннан сугыш һәм тыл ветераннары өчен Рәлиф Кинҗәбаевның "Тилмереп дога көткәннәр" хәйрия спектакле күрсәтелә. 7 майда, 17 сәгатьтә, район Мәдәният сараенда " Җиңүнең сүнмәс яктысы" дигән бәйрәм концерты. 8 майда, 12 сәгатьтә, Җиңү паркында традицион яшьләр митингы. 9 май көнне...

    5 майда, 15 сәгатьтә, С.Өметбаев исемендәге дәүләт драма театры артистлары тарафыннан сугыш һәм тыл ветераннары өчен Рәлиф Кинҗәбаевның "Тилмереп дога көткәннәр" хәйрия спектакле күрсәтелә.

    7 майда, 17 сәгатьтә, район Мәдәният сараенда " Җиңүнең сүнмәс яктысы" дигән бәйрәм концерты.

    8 майда, 12 сәгатьтә, Җиңү паркында традицион яшьләр митингы.

    9 май көнне Җиңүнең 69 еллыгына багышланган бәйрәм тантанасы Ленин исемендәге стадионда булачак.

    8.00 сәгатьтә - стадион уртасындагы үләнлектә экспозиция;

    9.00 сәгатьтә ветераннарның халык хоры, сәнгать мәктәбе укучылары, район мәдәният йорты үзешчәннәре катнашында концерт;

    10.00 сәгатьтә митингны тантаналы өтстә ачу;

    10.20 сәгатьтә театральләштерелгән композиция;

    10.50 сугыш эпизодлары чагылдырылган автомашиналар кортежы;

    11.00 уку йортларының стройда йөрүләренә конкурс

    11.10 кадетлар мәктәбе һәм "спецназ"да тәрбияләнүчеләрнең күрсәтмә чыгышы;

    11.30 мемориалга чәчәкләр һәм гирляндалар салу;

    11.40 сугыш ветераннары хөрмәтенә тантаналы төшке аш.

    Барлык минзәләлеләрне һәм район кунакларын бәйрәмдә катнашырга чакырабыз.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: