Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Безгә җилләр каршымы?

Күптән түгел район Мәдәният сараенда районның халык ветераннар хоры җитәкчесе, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Ләйлә Фәррахованың юбилей кичәсе булып узды.

Зал тамашачы белән шыгрым тулы иде. Концертны юбиляр үзе ике телдә алып барганлыктан, халык бик канәгать калды, аның һәр чыгышын көчле алкышларга күмде.

Ләйлә Мәҗитовна үзе профессиональ җырчы, композитор һәм оста башкаручы да. Аның үзенә генә хас моңлы тавышы һәм башкару осталыгы әнисеннән - Татарстан Республикасының халык артисткасы Ания Фәттаховадан бирелгәндер. Халкыбызга, укучыларына булган мәхәббәттән, иҗатына булган хөрмәтенә рәхмәт йөзеннән көйләр аннан ургылып чыга. Халык җырларын да. үзе иҗат иткән җырларны да югары һөнәри осталык белән башкара ул.

Минем карашка, кичәнең кульминация өлеше Ләйлә ханымның Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Данир Фәхретдинов белән башкарган Искәндәр һәм Галия ариясе булды. Юбилярны котларга аның коллегалары, укучылары, дуслары һәм төрле шәһәр-авыллардан аның талантына гашыйк тамашачы килгән иде. Котлаулар һәм җылы сүзләр күп булды. Җырчының күп кенә укучылары зур сәхнәләрдә профессиональ дәрәҗәдә эшлиләр, иҗат итәләр икән. Әмма шунысы күңелне бераз борчыды - алар барысы да җырларны рус телендә генә башкарды. Күпсанлы башкаручылар арасында бары тик бер генә егет - Рифнур Кәбиров татарча җыр бүләк итте. Аның тавышы, башкару осталыгы тамашачыга бик ошады.

Тагын бер күңелне киткән мизгел булды. Юбиляр һәм тамашачы соравы буенча Данир Рифкатович баянда үз осталыгын күрсәтте, әмма ул рус классик әсәрен башкарды. Югыйсә без аның оста итеп үз милләтебез әсәрләрен башкаруын да беләбез.

Шул кичәдән соң мин бик уйланып йөрдем: кайда безнең талантлы милли яшь җырчыларыбыз, кайда безнең татар моңы?

Узган гасыр ахырында мин бер шагыйребезнең борчылып язган шундый юлларын язган идем:

Безгә җилләр һаман каршы булды,

Салкын булды карлы яңгырлы.

Һәм арынды халык артык йөктән,

Туган телен ташлап калдырды.

Чыннан да, уйланырлык урын бар, хөрмәтле укучым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев