Минзәлә
  • Рус Тат
  • Безгә китап кирәкме?

    Район үзәкләштерелгән китапханәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, узган елда шәһәр буенча 9300 китап укучы теркәлгән, шуларның 2700 е - үсмерләр исәбендә. Авылларга килгәндә, Тауасты Байлар, Югары Тәкермән, Иске Иркәнәш, Татар Мөшегесе, Хуҗәмәт авыллары халкы китапны иң күп укучылардан санала.

    Күптән түгел күңелсез яңалыкка тап булдым: со­раштыруларга караган­да, илебездәге халыкның өчтән бер өлеше елына бер тапкыр да кулына ки­тап алып карамый икән. Нигә кеше китап сүзенә колак салмый башлады соң? Чынлап та, нык­лабрак уйлап карыйк әле, буш вакытны без ничек үткәрәбез? Җавап һәр­кемнең бертөрле яңгырар дип уйлыйм. Я каналдан каналга сикереп телеви­зор каршында утырабыз, я Интернет челтәрендә гизәбез. Һич булмаса, компьютерда "чәйнәп би­релгән" уенны чираттагы йөзенче тапкыр уйный­быз. Болар, әлбәттә, ки­тап укуны киметә, күп ке­шеләрнең тормышыннан ук китапны алып ташлый. Зәңгәр экранның кеше өчен тагын бер җиңел ягы бар - китаптан аермалы буларак, телевизор фи­керләүгә бөтенләй урын калдырмый. Әзер мәгълү­матны автоматик рәвештә кабул итәсе генә.

    Тикшеренүләргә кара­ганда, әле 5-6 ел элек кенә компьютер алдында студент егет һәм кызлар утырса, инде укучылар, хәтта башлангыч сый­ныф балалары мони­торга "ябышып катты". Ә бит китап укуга мәхәббәт нәкъ шушы яшьтә форма­лаша. Күп кенә балалар әдәби китап уку түгел, дәреслекне дә бары тик мәктәптә генә ача. Чөнки дәрестә бирелгән өйгә эшне шул ук Интернеттан гына эзләп табып, күче­реп язалар. Монда нинди фикерләү сәләтен үстерү турында сүз булсын?

    Гаиләдә әти-әни балага кече яшьтән китап укыса, бала үзе дә матур әдә­биятка тартыла. Ләкин мәсьәлә тагын да катла­улы икән - күп ата-ана үзләре дә китап укымый. Күп гаиләләрдә өйдә бө­тенләй бер генә китап та юк. Сүзлек яки берәр язучының әсәрен сатып алганчы, "бушка акча әрәм итмәгән" ата-ана баласына кәрәзле теле­фонның соңгы моделен, я булмаса компьютер уены сатып ала.

    Реклама

    Шулай итеп, нигә бүгенге яшьләр язуда бер сүздә өч хата ясый дип апты­расы да юк. Бүген югары уку йортларын тәмам­лаган яшьләр арасында дөрес итеп гариза да яза белмәгәннәр очрый. Хак-бәя этикеткалары, алтак­талар турында әйтеп тә торасы юк. "Белеме булу белән мени, грамотасы булмагач" дигән әйтем монда бик урынлы.

    Белгечләр билгеләвенчә, китапка "сыртыңны кую" фикер тарлыгына китерә. "Нәрсә укыйсың?" дип со­расаң, күпләрнең йөзен­дә гаҗәпләнүдән башка сүзсез җавап көт тә тор.

    Ничек кенә булмасын, телевизор һәм компью­тер беркайчан да китап әһәмиятенә ия булмады һәм булмаячак. Шуннан әйтегез инде, китап безгә кирәкме?


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: