Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бикбау белән Аю халкы авылның киләчәге турында кайгырта

Бикбау, Аю авыл җирлекләрендә үткәрелгән халык җыенында район башлыгы урынбасары Фәис Вагыйзов мондый очрашулар район хакимиятенә кешеләрне борчыган көнүзәк мәсьәләләрдән хәбәрдар булырга ярдәм итә, диде. Бүгенге көндә республикада, шул исәптән безнең районда авыл хуҗалыгын, сәламәтлек саклау, белем бирү, спорт, юллар һәм чиста сулар белән тәэмин итүне һәм башка өлкәләрне үз...

Бикбау, Аю авыл җирлекләрендә үткәрелгән халык җыенында район башлыгы урынбасары Фәис Вагыйзов мондый очрашулар район хакимиятенә кешеләрне борчыган көнүзәк мәсьәләләрдән хәбәрдар булырга ярдәм итә, диде.

Бүгенге көндә республикада, шул исәптән безнең районда авыл хуҗалыгын, сәламәтлек саклау, белем бирү, спорт, юллар һәм чиста сулар белән тәэмин итүне һәм башка өлкәләрне үз эченә алган социаль-икътисади юнәлештәге программаларның саны 26га җитә, диелде җыенда.

Шуларның берсе - юллар салу программасы Бикбауда да чагылыш тапкан ул, олы юлдан авыл үзәгенә кадәр асфальт салынган. Моның өчен сөенеп туялмыйлар бикбаулылар. Хәзер авыл кешеләрен авыл эчендәге юлларның торышы борчый, бер урамга җәелгән вак таш салуны дәвам итсәләр, әйбәт булыр иде дип үтенечләрен белдерде алар. Куян, Ахматовка авыллары халкы үз авылларына юл яхшыруын көтә. Бикбау авылында 11,5 км да суүткәргеч трасса салынган, тагын 700 метрда башкарасы калган. Суны йортларга кертү чыгымнары һәр йорт хуҗасының үз җилкәсенә төшә, моның өчен түләүнең төрлечә булуына аңлашылмаучанлык белдерүчеләр булды. Өлешеңә тигән көмешең, диелә халыкта. Моның сәбәбе гади - йортка кадәрге ара берәүгә якын, икенчегә ераграк булуы белән бәйле, диелде.

Бикбау җирлегендә яшәүчеләрнең уртача яшьләре 71 яшь. Моның төп сәбәбе - авылда яшьләр калмау. Авылда ферма да юк, балалар саны аз булгач, мәктәп тә ябылган, алты бала күрше авылга йөреп укый, клуб бинасы да искергән. Бөтен өметләре шушы авыл җирләрен арендага алган инвестор Алмаз Шәриповта. Мал асраучыларны икмәге дә, салам-печән мәсьәләсе дә кызыксындыра. Печәнне аръякка чыгып халык үзе әзерли, ашлыкны пай хисабына инвестор бирергә вәгъдә итте, диде авыл җирлеге башлыгы Люзия Мәрдәмшина.

Күрше-тирәдәге авыллардагы уңай үзгәрешләрне күреп, башка авылларда яшәүчеләр дә шуңа омтыла. Аю авыл җирлегендәге халык җыенында да шушы хәл сизелде. Федераль автотрассадан авылга күптән вак таш җәеп куелган булган. Аңа асфальт салынса, тагын да яхшырак булыр иде, диде авыл кешеләре."Якты юл" хуҗалыгында Степановка авылыннан эшләүчеләр аз түгел. Әлеге авыл эшчәннәрен су мәсьәләсе борчый, шуны тизрәк хәл итеп булмасмы дигән үтенечләрен белдерде алар. Аю урта мәктәбе директоры Айрат Галимов спорт мәйданчыгы төзү турында мәктәп коллективы белән ата-аналар үтенечен җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев