Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Билгеләр илендә

Юл хәрәкәте иминлеге һәрчак игътибар үзәгендә. Узган ел районда балалар катнашында ике юл-транспорт һәлакәте булды, нәтиҗәдә өч бала зыян күрде. Юл-транспорт травматизмын кисәтү максатында "Алтынчәч" балалар бакчасында "Яшел ут" республика конкурсының район этабы узды.

Уен-викторинаның төп геройлары - шәһәрнең тугыз бакчасыннан килгән икешәр уенчы иде. Һәр команда үз визиткасын тәкъдим итте. Уен барышында нәниләр юл хәрәкәте кагыйдәләрен яхшырак үзләштерергә ярдәм итүче төрле конкурслар­да катнаштылар - свето­фор макетын җыйдылар, инспектор сораулары­на җавап бирделәр. Балалар мульфильм персонажларына да юл йөрү кагыйдәләрен искәрттеләр: юлда ни­чек йөрергә, юл аркылы җәяүле кичүе аша гына һәм яшел ут янганда гына чыгарга кирәклеген кат-кат төшендерделәр.

Жюри әгъзалары - район мәгариф бүлегенең өлкән белгече Гүзәл Игнатьева, "ТРда юл хәрәкәте иминлегенең фәнни һәм белем бирү программалары дирек­циясе " ДУнең Минзәлә филиалы начальнигы Зөлфия Юсупова, ПДН инспекторы Сергей Ки­шевлар җиңүчеләрне билгеләде: 2 нче бала­лар бакчасы -I, 1 нче бакча - IIурынны алды, ә IIIурын 8 санлы балалар бакчасына бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев