Бирәм дигән колына...
Соңгы елларда сәламәтлек саклау системасын модернизацияләү программасын тормышка ашыру кысаларында районда халыкка медицина хезмәте күрсәтүнең сыйфатын яхшырту юнәлешендә шактый эшләр алып барыла. 15 октябрь көнне Дружба һәм Николаевка авылларында да модульле ФАП биналарын тапшыру, ачу тантанасы булды. Кыска срокларда сафка баскан әлеге ике стационар ФАП ныклы металл каркаска җыелган. Стеналары...
Соңгы елларда сәламәтлек саклау системасын модернизацияләү программасын тормышка ашыру кысаларында районда халыкка медицина хезмәте күрсәтүнең сыйфатын яхшырту юнәлешендә шактый эшләр алып барыла.
15 октябрь көнне Дружба һәм Николаевка авылларында да модульле ФАП биналарын тапшыру, ачу тантанасы булды. Кыска срокларда сафка баскан әлеге ике стационар ФАП ныклы металл каркаска җыелган. Стеналары 10 см лы калынлыктагы сэндвич панельдән эшләнгән. Аерым блок контейнерларны җыю биналарны тиз арада төзеп файдалануга тапшыру мөмкинлеге биргән. Модульле ФАПта халыкка беренчел медицина ярдәме күрсәтү өчен барлык шартлар тудырылган. Фельдшер кабинеты, процедура бүлмәсе, шунда ук акушер һәм балалар почмагы да урын алган. Пункт кирәкле җиһазлар һәм ике фармацевтик суыткыч белән тәэмин ителгән.
Ике авылдагы ФАП та электр белән җылытыла, җылылыкны күп бирә торган батареялар куелган. Салкын һәм кайнар су килеп тора, канализация системасы эшли. Бәдрәфенә чаклы бина эчендә. Модульле ФАПларны Азнакай "Нефтемаш" заводы төзеп, корып биргән. Бу ФАПларның һәрберсенең бәясе 1 млн 800 мең сум тора. Һәр ике авылда да ФАП территорияләрен төзекләндерүдә "Чистый город" егетләре эшләгән. Коймалар корып, Дружба авылындагысына яшь үсентеләр утыртканнар. ФАПлар әллә каян матур булып күренеп торалар.
ФАПларны ачу тантанасында ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев, район башлыгы Рәсим Садыков, район үзәк хастаханәсе баш табибы Павел Стоногин катнаштылар. Алар әлеге ФАПларның авыл халкына озак хезмәт итүен теләделәр. «Авыл халкына уңайлы медицина хезмәте күрсәтелсен, яңа туган сабыйларга да, өлкәннәргә дә дәвалау-профилактика чаралары вакытында үткәрелсен. Безнең бурыч - халыкны төрле авырулардан вакытында саклап калу, уртача гомер озынлыгы күрсәткечен арттыра бару һәм иң мөһиме - медицина ярдәменең сыйфаты арта», - диделәр алар. Р.Садыков ФАПларга килә торган юллар да асфальтланачагын ассызыклап үтте.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
24 гыйнвар 2021 - 18:16Татарстанда тагын өч кеше коронавирустан вафат булды Барлыгы регионда 2021 елның 24 гыйнварына коронавирусның 240 үлем очрагы теркәлгән.00
-
24 гыйнвар 2021 - 07:09Гүзәлия Исламова - "Урынсыз сорау" Минзәлә шагыйрь - язучылары иҗаты белән таныштыруны дәвам итәбез.00
-
24 гыйнвар 2021 - 06:56Вячеслав күгәрченнәрне сыйлый Күгәрченнәрне ашату өчен ул кибеттән махсус ярмалар сатып ала.00
-
21 гыйнвар 2021 - 18:31Гүзәлия Исламова "21 январь - бөтендөнья кочаклашу көне" Районыбыз шагыйрь-язучылары иҗаты00
-
21 гыйнвар 2021 - 13:27Иртәгә “Минзәлә”-“Мензеля” газетасының яңа саны чыга Авыл территорияләрен комплекслы үстерү программасы кысаларында яшәү шартларын ничек яхшыртырга була? Бу хакта төзелеш, архитектура һәм ТКХ бүлегенең баш белгече Ильмира Аксюкова белән әңгәмәдә 2 нче биттә.00
-
20 гыйнвар 2021 - 14:58М-7 юлында зур бөке хасил булды Бүген иртән иртәнге 9лар тирәсендә Мәскәү-Уфа юлының 1103 километрында йөк автомобильләре һәм җиңел автомашиналар катнашында юл транспорт һәлакәте булды.00
-
15 гыйнвар 2021 - 14:20Бикбау авылында бер ир-ат янып үлде 14 гыйнвар көне кичке 7 сәгать тирәсендә Бикбау авылында янгын чыкты.00
-
14 гыйнвар 2021 - 14:15"Минзәлә"-"Мензеля" газетасының яңа елдагы беренче саны иртәгә чыга! 5 биттә - укучыларыбыз өчен эксклюзив бүләк - яңа 2021 елга календарь!00
-
9 гыйнвар 2021 - 10:58Татарча дөрес сөйләшергә өйрәнәбез Кышкы спорт төрләренең берсе булган чаңгы спорты турында язганда матбугатта ике төрле сүзтезмәне кулланалар икән: чаңгыда шуу һәм чаңгы шуу. Әле ярый "чаңгы белән шуу" түгел инде. Икесе дә дөрес сыман тоелган вариантларның кайсы татар теле кагыйдәләренә туры килә соң?00
-
8 гыйнвар 2021 - 05:00Хокук, әхлак кысаларыннан чыкмау үзебездән башлана Бервакыт берәүдән кызык та, кызганыч та сүз ишетергә туры килде берәүдән: “Нужәли шул хәтле төрмәгә утырасы килә аларның – инде ничәсен тоттылар, ә алар һаман алалар, үзләштерәләр”.00
-
8 гыйнвар 2021 - 04:45Лупповның әзер күлмәкләр кибете урнашкан бина Кибет бинасы 19 гасыр ахырында төзелгән. Шәһәрнең иң матур биналарының берсе. Әлеге архитектура һәйкәле - классицизм юнәлешендәге эклектика стилендә.00
-
8 гыйнвар 2021 - 03:17Бер ел буена чир тагып җәфаладылар... Сүзем белер-белмәс көе иремә корнавирус чирен тагучылар турында булыр...00
-
22 гыйнвар 2021 - 10:57Тәкермәндә туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына старт бирелде
-
24 декабрь 2020 - 09:00Тәкермәндә Яңа елга әзерлек бара
-
24 гыйнвар 2021 - 13:13Минзәлә районында коронавирусның яңа очрагы теркәлдеРеспублика буенча соңгы тәүлек эчендә 86 ковид очрагы ачыкланган.00
-
24 гыйнвар 2021 - 13:13Минзәлә районында коронавирусның яңа очрагы теркәлдеРеспублика буенча соңгы тәүлек эчендә 86 ковид очрагы ачыкланган.00
-
16 гыйнвар 2020 - 15:03Казан янындагы Салмачы яки Яңа Салмачы бистәсенә күчеп, йорт төзергә җыенучылар, яисә авыр йөк күтәрешле КРАН ХЕЗМӘТЕ кирәк булса безгә мәрәҗәгать итегез! Тел.: 8-9600318877 (Фәнис)91900
-
9 гыйнвар 2020 - 13:152020 елның 15 гыйнварында Наратлы-Кичү кошчылык комплексында иткә үстерелгән бройлер чебиләр, суелган казлар сатыла Тел.: 8-917-221-00-64116800
-
22 июль 2019 - 07:58Редакция бинасындагы тегү цехы бүлмәсендә киң ассортиментта балалар өчен дә, олыларга да яраклы җәйге киемнәр сатыла 2019 елның 30 августына кадәр 15-30 процентлы ташламалар. “Кырык тартма” кибетендә сарымсак сатыла. Бәясе – 180 сум.78800
-
13 июнь 2019 - 10:32БЕЛДЕРҮ!!! Аю, Мәлкән, Иске Маҗын, Воровский, Юртово, Байлар, Минзәлә (шәһәр яны) җирлекләрендә яшәүчеләр игътибарына! ООО «Август-Мөслим» чәчүлекләрне пестицидлар белән эшләүне башлады. Эш сезон буена булачак.93700
-
25 апрель 2019 - 13:50Тавыклар, бройлерлар, каз-үрдәк бәбкәләре сатыла Тел.: 2-31-24; 8-9393903315. Гөлназ.124000
-
25 апрель 2019 - 08:1729 апрельдән Минзәлә районы Наратлы-Кичу кошчылык комплексында 1 айлык бройлер чебиләре сатыла башлый Бәясе 200 сум. Тел.: 8-9172210064112400
-
20 февраль 2019 - 13:47Рәмзия Гатина (спецодежда) Кышкы киемнәрне ташламалар белән сата башлады. Ассортимент бик киң.317700
-
20 февраль 2019 - 13:44Арзан бәягә Ир-атлар чалбарлары, күлмәкләре, хатын-кыз киемнәре. Бәйрәм уңаеннан ташламалар.306900
-
19 гыйнвар 2021 - 18:11Минзәләнең иң билгеле абыстайларының берсен соңгы юлга озаттылар Кәндидә Хәбибуллинага быел 95 яшь туласы иде00
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Минзэлэ ("Мензеля")
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47617 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Шагиев Ильдус Ильязович
Адрес редакции: 423700, г. Мензелинск, ул. Тукая, д. 19
Телефон редакции: (85555) 3-26-46
Для сообщений о фактах коррупции: menzela@mail.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика