Минзәлә
  • Рус Тат
  • Бишенче конкурс старт алды

    Сан. Минзәлә районы буенча өч ел рәттән һәр ел саен өч дистәдән артык проект тәкъдим ителгән. 2011 нче ел иң уңышлы ел булган - 17 проект җиңгән, 2012 нчедә - 30, узган елда 11 проект уңышка ирешкән. Апрель уртасында республикабызда "РИТЭК" ААҖ һәм "ЛУКОЙЛ" хәйрия фонды төбәк бүлекчәсенең грантларын алуга...

    Сан. Минзәлә районы буенча өч ел рәттән һәр ел саен өч дистәдән артык проект тәкъдим ителгән. 2011 нче ел иң уңышлы ел булган - 17 проект җиңгән, 2012 нчедә - 30, узган елда 11 проект уңышка ирешкән.
    Апрель уртасында республикабызда "РИТЭК" ААҖ һәм "ЛУКОЙЛ" хәйрия фонды төбәк бүлекчәсенең грантларын алуга социаль һәм мәдәни проектлар конкурсы старт алды. Бу хакта район хакимиятенең утырышлар залында видеоконференция режимында узган брифингта хәбәр ителде.
    "РИТЭК" ААҖ һәм "Лукойл" Хәйрия фонды оештыра торган социаль һәм мәдәни проектлар конкурсы - бюджеттан тыш уздырыла торган бердәнбер конкурс. Дүрт ел эчендә республика буенча 90 млн сумлык 440 проект җиңү яулаган. Быел Россиядә һәм Татарстанда мәдәният елы, шунлыктан, "Мәдәният һәм спорт" номинациясендә Гран-при тапшыру каралган, грант күләме арттырылачак. Шулай ук Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан эшләнгән проектларга игътибар зур булачак.
    Район башкарма комитеты җитәкчесе Илгизәр Шагалиев брифингка чакырылган мәгариф, социаль, мәдәният, спорт, ветеран оешмалары вәкилләренә мөрәҗәгать итеп, берьюлы берничә проект әзерләргә тәкъдим итте.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: