Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бәла-каза булмасын

Бәхетсезлек очраклары күбәю сәбәпле, мәктәп укучыларының, аларның ата-аналарының, укытучыларның игътибарлы булуларын үтенәбез.

Балаларны электр тогына тотылуның куркыныч булуы турында кисәтергә кирәк. Электр тогы кешеләрнең сәламәтлеге һәм тормышы өчен куркыныч. Балаларның электр җиһазлары һәм электрүткәргечләр янында уйнаулары фаҗигале хәлләр белән төгәлләнергә мөмкин.

ЯРАМЫЙ:

1. Электр җиһазлары янында уйнарга, электрүткәргеч линияләргә ят әйберләр ыргытырга;

2. Подстанция территориясе тирәсендә булырга. Әйләндереп алынган трансформатор пунктлары территориясенә керергә. Мондый урыннарда электрның көчәнеше 10 мең Вольт һәм аннан да югарырак була.

3. Теләсә-кайсы асылынып торучы яисә өзелгән үткәргечләргә якынаю, кул белән тотыну, һавадан үтә торган электр тапшыргыч линияләрнең җирдә ятканнарына 8-10 метрдан да якынаю тормыш өчен куркыныч. Электр тапшыргыч линияләр янындагы агачларны бөгеп уйнарга яра­мый. Юеш агач электр тогы үткәрү үзлегенә ия. Яктырткыч баганаларда­гы капкачларны да ачарга ярамый.

4. Электр тапшыргыч линияләр астында учаклар ягу, һавадан үтә торган электр тапшыргыч линияләр янында "һава еланнары" очырту тыела.

5. Торак йортлардагы электр үткәргечләр һәм коммуникацияләр урнаш­кан техник подвалларга керергә;

6. Электр тапшыргыч линияләрнең тимер-бетон баганаларына кагылыр­га ярамый, алар югары көчәнешле булырга мөмкин.

Боларның барысы да - тормыш өчен куркыныч!

Өзелгән электр үткәргечләргә, баганалардагы үткәргечләрнең бер-берсенә тиеп торганына, зыян килүенә, трансформатор подстанциялзренең яки электр щитларының ябылмыйча торган яисә ватылган ишекләренә, ертылган плакатларга яки билгеләргә тап булсагыз, бәхетсезлек очракларын булдырмас өчен, кичекмәстән Түбән Кама шәһәрендәге 42-61-41, 42-38-48 яки Минзәлә район электр бүлгеч челтәрләренә 3-25-51 телефоны буенча хәбәр итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X