Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бурычыңны түлә, ата-ана!

Узган ел нәтиҗәләре буенча РФ Суд приставларының Минзәлә район бүлегендә балигъ булмаган балаларны тәрбияләүгә алимент түләтү турында 403 башкарма эш каралды. Төрле нигезләмәләр буенча шуларның 228 е төгәлләнде, ә 175 башкарма эш 2012 елга күчте.

13 башкарма эш балаларның балигъ булу яшенә җитүенә бәйле рәвештә тәмамланды. 75 е исә гариза бирүченең үз гаризасын яңадан кай­тарып алуы нәтиҗәсен-дә төгәлләнде. Бурыч-лының чынлыкта яшәү урыны буенча бурычын түләтү өчен 28 баш­карма документ бүтән подразделениеләргә җибәрелде.

112 башкарма эш бурычлының эш урынына җибәрелде. Шунысын да искәртү урынлы булыр, бу­рыч 10000 сумнан да артык һәм алимент тоту өчен башкарма документның күчермәсе җибәрелә икән, бу эш туктатыл­мый, подразделениедә контрольдә кала.

Акчаларны үз вакытын­да исәпләмәү һәм үз вакытында күчермәү фактлары буенча эш бирүче оешмаларының бухгалтерияләре тикше­релде (17 очрак). Тикшерү нәтиҗәләре буенча 9 бух­галтер административ җаваплылыкка тартылды.

2011 елда явыз ният белән алимент түләүдән баш тарту фактлары буенча 18 җинаять эше кузгатылды, 2010 елның шушы чорына 14 эш кузгатылган булган.

Анализдан күренгәнчә, Минзәлә районында али­мент түләмәүче ир-ат­лар һәм хатын-кызлар арасында үзенчәлекле төркемнәр барлыкка килде: башлыча 30-40 яшләрдәге ир-атлар, аларның 35 процентының даими эш урыны бар, димәк, керемнәре дә юк түгел. 51 проценты эшли, әмма эш урынна­ры турында мәгълүмат бирми, өстәвенә керем чыганакларын яшерә һәм суд приставларыннан кача, түләмәүчеләрнең нибары 14ы гына - эшләмәүчеләр.

Беренче категория алиментларның ай саен килүен тәэмин итә. Икен­че категория алиментны җинаять җаваплылыгы турында кисәтүләрдән соң яки реаль керемнәрен яшереп, аз суммада түли. Әмма суд приставларын алдыйм дип, ул кагыйдә буларак, үзен алдый.

Мисал өчен, инде агым­дагы елда эш урынын яшереп, ай саен 1-2 мең сум акча күчерүче биш бурычлының рәсми эш урыннары ачыкланды. Нәтиҗәдә чынлык­та алынган акчалар­дан тиешле күләмдә алимент суммасы исәпләнде. Ахырда, әгәр дә бурычлының 30-90 мең сум бурычы булган икән, яңадан исәп-хисап ясаганда ул 150-170 мең сумга кадәр "үсә".

Түләмәүчеләрнең өченче категориясе - болар әхлаксызлар, начар тормыш рәвеше алып баручылар.

Кызганычка каршы, хатын-кызларның алимент түләмәү оч­раклары да җитәрлек, бездә андый башкар­ма эшләр дә бар. Бо­лар башлыча, 30-42 яшьтәгеләр, ана булу хокукыннан мәхрүм ителүче, тормыш төбенә төшкән затлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X