Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Буыннар чылбырының башы

Күптән түгел шәһәребезнең Минзәлә елгасына якын тын гына почмагында урнашкан Пионерская урамындагы Бәшировлар йортында булырга туры килде. Кайчандыр биредә ирле-хатынлы Сәетмөхәммәт Бәшир улы белән Мөсәббиха Галиулла кызы Бәшировлар яшәгән. Җиде бала үстереп, алар­ны олы тормыш юлына озаткан алар. Кызганычка каршы, гаилә башлыгы Сәетмөхәммәт ага якты дөнья белән 77 яшендә, 1988...

Кешеләрдәге бөтен ма­тур сыйфатлар гаиләдән - әти-әнидән башлана шул. Бакчадагы агачлар сыман, агачны да ни­чек утыртасың, ничек тәрбиялисең, җимешен дә шуңа карап аласың бит. 50 елдан артык бергә го­мер кичерүче әти-әниләре Сәетмөхәммәт бабай белән Мөсәббиха әбинең дә гомер юллары, гаиләсе күпләргә үрнәк. Алар ике­се дә Актаныш якларын­нан, Сәетмөхәммәт Иске Сәфәрдән, Мөсәббиха - Иске Айманнан. Сәетмөхәммәт Актаныш­та колхозлашу елларын­да ук төзелгән МТСта (ул елларда Калинин райо­ны) тракторчы, аннары тракторлар бригадасын җитәкли. Сәламәтлеге буенча хәрби хезмәткә алынмый, ләкин илебезне фашист илбасарларыннан тар-мар итүгә тылдагы ты­рыш хезмәте белән өлеш кертә, бу гына түгел әле - 1943 елның февралендә гаиләсе эшләп тупла­ган 100 мең сум акчасын самолетлар эскадриль­ясы төзелешенә бирә. Шуның өчен аның исеменә И.Сталин тарафыннан рәхмәт әйтелгән теле­грамма килә.

Кавышуларына 10 ел дигәндә, 1947 елда, гаилә Минзәләгә күченеп килә. Биредә дә тракторлар бри­гадасын җитәкли. Хезмәт ветеранының соңгы хезмәт еллары Минзәлә сельхозтехникасы белән бәйле. Йорттагы эшләр, балаларны тәрбияләү тулаем диярлек әниләре Мөсәббиха җилкәсенә төшә. Әмма гомерен эштә үткәрсә дә, гаиләдә әти кешенең дәрәҗәсе юга­ры була, әти әйткән сүз шунда ук үтәлә, хөрмәт күрсәтелә, барысы да аңа ошарга тырышып үсә. Әйе, җиде баланың барысы да үзләре үрнәгендә тырыш булып үсеп җитеп, югары белем алып, тормыш сы­науларына бирешмичә, үз юлларын тапканннар. Иң олысы - ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Рәис Сәетовның исеме минзәләлеләргә аеруча яхшы таныш. Ул башта район авыл хуҗалыгы идарәсендә инженер бу­лып эшкә керешә, тиз арада үзен танытып, бик озак еллар буена җитәкче постларда: "Минзә-лә сельхозтехникасы" район берләшмәсе уп­равляющие, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы бу­лып эшли, болардан тыш Минзәләнең мактаулы гражданины да. Ул Сель­хозтехникада җитәкчелек иткән чорны минзәләлеләр онытырлыкмени? Ник дигәндә, шушы елларда предприятие күтәрелеш чоры кичерә: ныклы һәм куәтле производс­тво базалары булдыры­ла, шул ук вакытта анда эшләүчеләрнең тормыш-көнкүреш шартларын ях­шырту турында кайгырту­чанлык күрсәтелә, бигрәк тә торак мәсьәләсен хәл итү буенча күп эшләнә, бихисап йортлар салына. Минзәләдән киткәч Рәис Сәетович Чаллының К-700 заводы директоры, "Кама"АПКда техник дирек­тор булып эшли, "Татгаз­спецремстрой" трестының Чаллыдагы махсус РСУы­на җитәкчелек итә, Тукай районы хакимияте баш­лыгы урынбасары була, шушы районның торак-коммуналь хуҗалыгын оештырып җибәрә, хәзерге вакытта да файдалы эштә - ИНЭКАда (КамПИ) авто­механика факультетының укыту лабораториясе мөдире.

Төзүче һөнәрен сайлаган Рафисның да киләчәге өметле була, кызганыч, булдыклы егетнең гоме­ре утыз яшендә өзелә. Аннан кечерәк уллары -инженер белгечлегенә ия булган Разилның тор­мыш һәм хезмәт юлла­ры Әлмәт районы белән бәйле: байтак еллар хуҗалык җитәкчесе, район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы, "Татэнерго" берләшмәсенең генди­ректор урынбасары булып эшли. 1991 елдан баш­лап нәселле юртаклар үстерү белән шөгыльләнә, аның юртаклары Россия ярышларында күп тап­кырлар җиңү яулады. Ра­зил Сәетмөхәммәтович -авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, ТРның атка­занган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Почет билгесе ордены кавалеры.

Рәзинә кооператив техни­кумын тәмамлый, инженер-технолог белгечлеге ала, шушы сайлаган һөнәре буенча сәүдә өлкәсендә хезмәт куя, хәзер Казанда яши. Рәмзия КХТИны уңышлы бетереп, Әлмәттә "Татнефть" ААҖ система­сында озак еллар лабора­тория начальнигы булып эшли, хәзер лаеклы ялда.

Разыйм автомеханик бел­гечлеге алып башта Чал­лыдагы "Вторчермет" пред-приятиесендә, хәзерге ва­кытта ЖКХ системасында мастер булып эшли. Казан авыл хуҗалыгы институ­тын тәмамлаган Рәйсәнең хезмәт елларының күп өлеше районыбыз белән бәйле: 1979 елда инсти­тутны тәмамлагач Кали­нин исемендәге колхоз­да, аннары район авыл хуҗалыгы идарәсендә баш икътисадчы, 2003 елдан алып район авыл хуҗалыгы идарәсенең баш бухгалтеры булып эшләде, шушы көннәрдә лаеклы ялга чыкты. Ишле гаиләдә үскән балалар хезмәт белән спортны да янәшә күргәннәр: Рәис -оста волейболчы, Разил - чаңгычы була. Разил картиналар ясау белән дә мавыга.

"Без барыбыз да шәхси хезмәтебез белән булды­ра алганча җәмгыятебезгә файда китерергә тырыш­тык. Әтиебез дә, әниебез дә һәркайсыбызның дәрәҗәле эшләрдә эшләвебезне күреп, хезмәтебезгә горурланып, бездә хезмәт сөючәнлек, мәрхәмәтлелек, киң күңеллелек кебек сый­фатлар тәрбияләүләренә сөенеп яшәделәр. Әти-әниле булу, аларның тәрбиясендә үсү - чиксез бәхет ул. Беркем дә әти таянычыннан, әни назын­нан, аның ягымлы кара­шын тоеп яшәү бәхетеннән мәхрүм булмасын иде", ди Рәйсә.

Әнисенең гүр иясе бу­луына санаулы көннәр генә әле, шуңа да сүзебез күбрәк Мөсәббиха әби турында барды. Ул 1956 елда Iдәрәҗә Ана меда­ле, 1958 елда IIIдәрәҗә Ана даны ордены белән бүләкләнә. "Бары тик аз белемлеләр мәктәбендә генә укыса да, әниебез бик тә зиһенле, зирәк иде. Ил, дөнья вакыйга­лары турында хәбәрдар булды, барлык матбугат белән танышып барды, гарәпчәсен дә онытмады. Соңгы көненәчә динне хөрмәт итеп яшәде. Дини китаплар да күп укый иде, белгәннәрен башкалар белән теләп уртаклашты. Үзенчәлекле гөл үстереп дисбеләр ясый, шулар­ны башкаларга бүләк итәргә ярата иде. Әниебез Мөсәббиха безгә карата таләпчән булса да, ул без­не тырыш, сабыр, башка­ларга карата кайгыртучан булырга өндәде, булга­нына шөкер итеп яшәргә өйрәтте. Шуңа барыбыз да тырыш булып үскәнбездер инде. Олыгайгач та безнең эшләребез, уңышларыбыз турында сораштырып, тормышыбыз белән кы­зыксынып, киңәшләрен биреп торды. Гаилә тәрбиясенә бик җитди ка­рады, әмма беркайчан да балаларының гаилә тор­мышына тыкшынмады, шул ук вакытта барыбыз­ны бергә җыеп, туплап тот­ты, гаилә дуслыгына зур әһәмият бирде. Күрше-тирә белән дә мөнәсәбәтләре яхшы булды, төрле милләт гаиләләре белән аралашып яшәде", дип сүзен дәвам итте Рәйсә Сәетовна. Мөсәббиха әби дөньяга ничектер үзгә ка­рашта торган, һәр сүзнең мәгънәсен бик төптән уй­лый, мәкальләр, әйтемнәр куллана торган булган. Еш әйтә торган кайбер сүзләрен соңгы елларда аның белән бергә яшәүче кызы Рәйсә блокнотына язып куйган. Әйтик, "Дөнья авыр, диләр, ә кем күтәреп караган аны?", "Җан биргәнгә - җүн биргән", "Күп сүз аркаңа таяк тиде­рер"...

Җәйгелектә Бәшировлар йорты бала-чага тавышын­нан гөрләп торган, ул һәм кызлары белән яраткан әбиләре янына оныклар җыелышкан. Әбиләре янында кайнашып, бак­чада эшләп, алар физик яктан да, рухи яктан да ныгып киткәннәр. Тырыш һәм намуслы хезмәт юлы үткән бабалары, бар яктан үрнәк булган әбиләре исән булсалар, бүгенге көндә балаларының гына түгел, оныклары ирешкәннәргә дә куанып туймаслар иде. Балалар гына түгел, оны­клар да бабалары юлын ла­еклы дәвам итәләр. Әйтик, оныкларының иң өлкәне - Раил "Агросилагруп"та техник директор. Әтиләре Сәетмөхәммәт ни өчендер җиде бала арасында та­биб булуын теләгән. Алар арасында әлеге һөнәрне сайлаучы булмаган, аның урынына оныклары ара­сында табиблар бар. Ка­зан медицина универси­тетын тәмамлап хәзерге вакытта Тукай ЦРБсында баш табиб урынбасары булып эшләүче Ринат, Казан хастаханәләренең берсендә анестезиолог-ре­аниматолог булып эшләүче Равил бабаларының шушы хыялын тормышка ашы­ручылар.

Менә шулай гомер су­кмаклары буыннардан буыннарга күчә бара. Бәшировларның да буын­нар чылбыры -нәсел җебе өзелмәсен, дәвамлы бул­сын, ә аны дәвам итүче оныклар матур һәм иге­лекле эшләре белән тирә-юньдәгеләрне куандырып яшәсеннәр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев