Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чүплеккә ташлаганчы

Элегрәк, кибетләрдә полиэтилен пакетлар, целлофан пленкалар сатуга күпләп чыга башлаганчы, безнең йортта яшәүче бер күршем кыяр түтәленә ябарга булыр дип сөттән бушаган полиэтилен пакетларын бер-берсенә ялгый-ялгый зур гына пленка ясаган иде.

Моны күргәч, бик гаҗәпсенгән идем, "Нигә азапланып утырасың?" дип сорарга булдым. "Күп кулланабыз бит мондый пакетларны, чүплеккә ташлап бигрәк әрәм итәбез, бу хакта еш уйланам, уйладым-уйладым да, һич югы менә кыяр түтәленә ябарга булыр дип пленка ясарга булдым", дип җавап кайтарды ул. Чыннан да, күпме полиэтилен пакетны ташлап барабыз. Полиэтилен 140 градуска кадәр кызганда аннан һавага составында уксус кислотасы, формальдегид (гомуми агулануга тәэсир итүче), ацетальдегид (югарыгы сулыш юлларының лайлалы тышчасын тынычсызландыра), углерод окисе (тынны бетерә) булган продуктлар бүленеп чыгуы ихтимал икән.
Әле шушы көннәрдә Хуҗәмәт авыл җирлегендә булган отчет җыелышында әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләсе күтәрелгәч, анда целлофанның 300 ел буена черемәве турында да әйтеп үтелде. 2013 ел Экологик культура елы дип игълан ителгәч, тирә-юнебезнең чисталыгына зур игътибар итсәк иде дип телисе килә. Чүп савытына ташлаганчы алардан бакча өчен кирәк-яраклар ясарга да була. Әйтик, пластик шешәдән себерке ясарга мөмкин. Моның өчен 1,5-2 литрлы 18 пластик шешә, агачтан сап, тимерчыбык, без, чүкеч, кадак, пычак кирәк һәм моның өчен ике сәгать вакытыгыз китәчәк.
17 шешәнең төпләрен кисеп алабыз, аннары шешәләрне 0,5 см киңлектәге тасмалар рәвешендә кисәбез. Әмма аны шулай итеп кисәргә - шешәнең авызына кадәр 6 см ара калсын. Хәзер 16 шешәнең авызын кисеп алабыз, ә берсендә калдырабыз. Шушы авызлысына киселгән тасмаларны кигертәбез. 18 нче шешәнең (әле моңарчы файдаланмаганыннан) өстән, авызы белән якынча 15 см ны кисеп алабыз да, аны барлык башка шешәләр өстенә кигергеп куярга. Аннары без белән шешәләрнең барлык катламын да тишәбез, шушы тишекләргә тимерчыбык кертеп чыгабыз. Аларның очларын борып куябыз. Сапны исә шешә авызының диаметрына туры китерергә кирәк, аны шешәгә керткәч, шешә авызын шушы сапка кадаклыйбыз. Һәм безнең себеркебез әзер дигән сүз! Мондый себерке яхшы себерә, чыдамлы да.
Пластик шешәдән сумкалар ясаучылар да бар, яшелчә орлыклары үстерү өчен котейнерлар да, шкатулкалар ясарга да, бакча өчен бизәү чарасы итеп тә кулланырга була аларны. Ә без, бу темага нокта куймыйбыз, хөрмәтле минзәләлеләр. Сездән идеяләр көтеп калабыз., темасы исә - экология, әйләнә-тирә мохитне саклау буенча.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев