Минзәлә
  • Рус Тат
  • Давыл китергән зыян

    Якшәмбе көнне, 23 июньдә, 15 сәгатьләр тирәсендә булган көчле җил-давыл белән яшенле яңгыр шәһәр хуҗалыгына зур зыян китерде: йортларның түбәләрен алып ташлап, агачларны аударып-сындырып бетерде, шәһәрнең бер өлеше вакытлыча электрсыз калды. Бәхеткә каршы, үлем-китем юк. Минзәләлеләр үзләренең кичерешләрен куркыныч төш сыман әле икенче көнне дә сөйлиләр иде. Көчле җил бигрәк...

    Якшәмбе көнне, 23 июньдә, 15 сәгатьләр тирәсендә булган көчле җил-давыл белән яшенле яңгыр шәһәр хуҗалыгына зур зыян китерде: йортларның түбәләрен алып ташлап, агачларны аударып-сындырып бетерде, шәһәрнең бер өлеше вакытлыча электрсыз калды. Бәхеткә каршы, үлем-китем юк. Минзәләлеләр үзләренең кичерешләрен куркыныч төш сыман әле икенче көнне дә сөйлиләр иде. Көчле җил бигрәк тә шәһәребезнең төньяк- көнчыгыш өлешендә үз эзен нык калдырган: 3нче, 4 нче комплекслардагы дистәгә якын күпкатлы йортларның түбәләрен алып ташлаган. Садак бистәсендәге Халыклар Дуслыгы, Шәрәфетдинов урамнарындагы ветераннар өчен төзелгән берничә шәхси йортка нык зыян килгән, түбәләрен алып ташлап, коймаларын изеп ташлаган. М.Җәлил урамында район мәгариф бүлеге карамагындагы бинаның түбәсен агач ниргәләре белән каерып ташлаган. Бу бинаның бер өлеше гараж итеп, бер өлеше янәшәдә хоккей уйнаучылар өчен раздевалка итеп файдаланылган булган. Килеп төшкән түбә хоккей кордына да зыян салган. З нче урта мәктәпнең, медицина училищесының, район үзәк хастаханәсенең, "Салават" кибетенең түбәләренә дә сизелерлек зыян килгән. Шәһәрнең көнчыгышындагы Пионерская урамы,42 нче адресы буенча яшәүче 80 яшьлек Роза Уразаева: "Йортым бик тузган булса да, ярый әле исән калды", дип тәэсирләре белән уртаклашты. Давыл әбинең ишек алдындагы тополь агачын төбе-тамыры белән йолкып алган, кече капкасыннан чыгарып, урамның икенче ягына алып ташлаган, капкасына, газүткәргеч торбага зыян килгән. Энтузиастлар урамындагы, 17 нче адрес буенча шәхси йортның да түбәсенең бер өлеше юк: йорт эченә тәрәзәдән кергән шар сыман яшен люстраны ватып, йортның түбәсеннән чыгып киткән. Давыл узуга ук районның гадәттән тыш хәлләр комиссиясе әгъзалары киңәшмәгә җыелды, авария службалары хәрәкәткә китерелде. Шәһәр оешмалары, учреждениеләре ярдәме оештырылды. Иң беренче чиратта урамнарны чистарту, электрүткәргечләрне ялгау эшенә керештеләр. Гади күз белән караганда гына да давыл китергән зыян нәтиҗәләрен бетерү-торгызу эшләре өчен берничә көн таләп ителер әле.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: