Минзәлә
  • Рус Тат
  • Декларация тапшырырга санаулы көннәр калды

    2014 елдан башлап федераль салым хезмәте позициясенә бәйле рәвештә, салым органнары салым түләүчеләргә декларация тапшыру кирәклеге турында искәртүче хатлар җибәрми башладылар. 2013 елгы керемнәре буенча кемнәрнең салым органнарына мәҗбүри рәвештә декларация тапшырырга тиешлеге, кемнәрнең социаль салым чигерүләреннән файдаланулары турында "Минзәлә" газетасының 21 март, 4 апрель саннарында язып чыккан идек инде....

    2014 елдан башлап федераль салым хезмәте позициясенә бәйле рәвештә, салым органнары салым түләүчеләргә декларация тапшыру кирәклеге турында искәртүче хатлар җибәрми башладылар. 2013 елгы керемнәре буенча кемнәрнең салым органнарына мәҗбүри рәвештә декларация тапшырырга тиешлеге, кемнәрнең социаль салым чигерүләреннән файдаланулары турында "Минзәлә" газетасының 21 март, 4 апрель саннарында язып чыккан идек инде.

    Салым түләүчеләр-физик затлар салым түләүләрне тиешле срокта түләмиләр икән, салым органы аны салым түләүченең мөлкәте исәбенә, яисә банктагы счетында булган акча средстволары исәбенә түләтүне сорап судка иск белән мөрәҗәгать итәргә хокуклы.

    Декларация тапшыру мәҗбүри булмаган категория гражданнар да бар. Алар стандарт, социаль, һәм мөлкәткә кагылышлы керемнәре буенча салымнарын чигертә, моның буенча теләсә кайсы вакытта декларация тапшыра алалар. Фәкать шунысы бар, бюджетка керем буенча түләгән салымны кабаттан исәпләтү 3 елдан соңармаска тиеш. Мәсәлән, 2014 елда аны 2011, 2012, 2013 еллар өчен исәпләтергә мөмкин.

    2013 елгы керемнәре буенча мәҗбүри төстә декларация тапшырырга тиешле физик затларга да, салым чигертергә теләүчеләргә дә декларацияне 2014 елның 30 апреленнән соңга калмый тапшырырга тиешләр. 2013 ел өчен 3-НДФЛ формасы буенча салым декларациясен тутыру өчен "Декларация 2013" махсус программасыннан файдаланырга тәкъдим итәбез, бланкларны www.nalog.ru федераль салым хезмәте идарәсенең рәсми сайтыннан бушлайга күчереп алырга була. Моннан тыш "Салым түләүченең шәхси кабинеты" дигән электрон сервистан да файдаланырга киңәш итәбез. Әлеге сервис 3-НДФЛ формасы буенча салым декларацияләрен тикшерү мөмкинлеген дә бирә. Тулырак белешмә www.nalog.ru сайтында.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: