Минзәлә
  • Рус Тат
  • Депрессия үлемгә илтә

    Мәгълүмат ташкыны астында калган хәзерге ашкын җәмгыятьтә күңел төшенкелегенең ни икәнлеген татып карамаган инсанны табуы кыен. Депрессия исә баш миен генә зарарлап калмый, иммунитетны җимерә, тәндәге барлык әгъзаларны сафтан чыгара. Бу - хәзерге медицина тарафыннан инде расланган факт. Әйтик, табиблык фәнендә психоиммунология тармагы иң яшь юнәлеш булып саналса да, нәтиҗәләре...

    Мәгълүмат ташкыны астында калган хәзерге ашкын җәмгыятьтә күңел төшенкелегенең ни икәнлеген татып карамаган инсанны табуы кыен. Депрессия исә баш миен генә зарарлап калмый, иммунитетны җимерә, тәндәге барлык әгъзаларны сафтан чыгара. Бу - хәзерге медицина тарафыннан инде расланган факт. Әйтик, табиблык фәнендә психоиммунология тармагы иң яшь юнәлеш булып саналса да, нәтиҗәләре ышанычлы дәлилләнгән: күңел тынычсызлыгы организмны акрынлап тар-мар итә, бәндәне инвалидлыкка чыгара, кайбер аеруча кискен очракларда хәтта үлемгә илтә. Баш миен өйрәнүче Көнбатыш белгечләре исәпләп чыгарган: стресска бәйле чирләрне дәвалау өчен, Европа гына да ел саен 1 триллион доллар акча сарыф итәргә мәҗбүр. Гигант сумма бу, әмма аңа әле стресс нәтиҗәсендә зарарланган ашказаны, бавыр, бөер, простата кебек әгъзаларны дәвалау чыгымнары кермәгән.

    Рәсми медицина күңел төшенкелегеннән барлыкка килгән чирләрне соңгы утыз елда гына ныклап өйрәнә башласа, ахрызаман пәйгамбәре Мөхәммәд (салаллаһу галәйһи вәссәлам) инде 1500 елга якын элек үк: "Белегез:тәндә бер ит кисәге бар, әгәр ул ит кисәге төзәлсә, бөтен тән төзәлер, әгәр ул ит кисәге бозылса, бөтен тән бозылыр. Ул ит кисәге - йөрәктер", - дип белдерде, ягъни төрле әгъзалардагы чирләрнең күңелдәге уйлар, калебтәге хисләр нәтиҗәсе икәнен аңлатты. Онкологик чирләрне дәвалаучы Америка табибы Берни Сигл: "Рух сәламәтлеге - тән сәламәтлеге" - дип игълан итте һәм шул исемдәге китап язып бастырды. "Сәламәт тәндә - сәламәт акыл" дигән әйтемне киресенә әйләндерде.

    Югарыда китерелгән саннар материалистик җәмгыятьнең даими депрессия хәлендә булуы, стресс кичереп яшәве турында сөйли.

    Күңел төшенкелегеннән котылу өчен аның табигатен, нилектән килеп чыгуын өйрәнү мөһим. Стрессның өч төп сәбәбен аерып чыгарырга мөмкин.

    Беренчесе - киләчәк өчен курку, үз алдыңда торган проблеманы хәл итә алмам дип гаҗизләнү. Без еш кына таза-сау һәм кулыннан эш килә торган кешеләрнең иртәгесе көнгә ышаныч юк дип зарлануларына юлыгабыз. Бу зарлану артында эшсез калырмын, ризыксыз калырмын дигән курку ята. Шул курку хәсрәткә сала адәм баласын, стресс кичерергә мәҗбүр итә. Ярты гомерен шул хәсрәт белән үткәргәннәргә шуны искәртәсе килә: хәсрәтегезнең кысыр хәсрәт икәнен аңлау өчен, артыгызга борылып карагыз: үткән гомерегездә күпме булды андый куркулар, барысы да үтте, ризыгыгыз киселмәде, үзегез үлмәдегез. Киләчәктә дә нәкъ шулай булачак: әҗәлегез җитмәсә, ризыгыгыз киселмәс. Бу дөньядагы проблемаларның барысы да - үтүче проблемалар. Күңел төшенкелеге алда торган киртәне үтәргә булышмый, эшне кыенлаштыра гына. Күңел төшенкелеге кичерә икән кеше, иманын тикшерсен, димәк, иманда кимчелек бар. Бу кимчелек ике төрле сәбәптән булырга мөмкин: беренчесе - белем җитмәү, икенчесе - монафыйклык (икейөзлелек). Тулы тынычлыкка ирешү өчен, мондыйларга ризыкның хакын чыгару, ягъни зәкәт һәм гошер түләү генә кирәк.

    Стрессның икенче зур сәбәбе - көнчелек. Көнчелекнең ни икәнен аңлатып тору кирәк микән? Үзенә карата башкаларның көнчелеген тоймаган кешене табу кыен, аннан да бигрәк үз кальбендә бүтәннәргә карата көнчелек хисе уянмаган бәндәне табу катлаулырак. Әмма хөсетлек - тыелган сыйфат. Көнләшкән өчен адәм баласы биш төрле җәза ала. Беренчесе - киселми торган кайгы, ягъни даими стресс. Икенчесе - хәсрәте өчен әҗернең булмавы, ягъни стресс нәтиҗәсендә кичергән авырлыкның савап бирмәве. Өченчесе - хурлыкка калу, дүртенчесе - Аллаһ Тәгаләнең ачуына дучар булу, бишенчесе - бу кеше өчен тәүфыйк ишекләренең бикләнүе.

    Адәм баласын депрессиягә китерә торган өченче сәбәп - бирелгәнгә риза булмау, шөкер итмәү. Хәлебез авыр дип уйлаганда, бу дөньяда бездән күп тапкыр авыррак хәлдәге миллионнар бар икәнен искә төшерү, шөкер итеп, стресстан котылырга булыша. Шөкер итүче күңел стресс кичерми, бу абсолют хакыйкать.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: