Минзәлә
  • Рус Тат
  • Дипломлы да булалар, тәрбия дә алалар

    Районыбызда гына түгел, республикада иң өлкән училищеларның берсе булган (аңа 1936 елда нигез салына)Минзәлә медицина училищесын фельдшерлык, шәфкать туташлары, акушерлык белгечлекләре буенча 9 меңгә якын студент тәмамлап чыккан.

    Чынга ашкан хыял

    Заманында биредә (70-80 нче елларда) укучылар саны 640ка җитә. Укучыларның күпчелеге - өчтән ике өлеше читтән, нигездә Актаныш, Сарман, Мөслим, Әгерҗе районнарыннан килгән укучыларның төп проблемасы - фатир мәсьәләсе була. Ул чакларда тулай торак чынга ашмаслык хыял булып санала.

    Нинди сөенеч! 1992 елда республика сәламәтлек саклау министрлыгы шәһәрдәге элеккеге "Чайка" кунакханәсенең ике катын сатып алырга акча бүлеп бирә. Әмма 1972 елда төзелгән бинада җылылык системасының, суүткәргечнең, канализация, электрүткәргечләрнең, ишек-тәрәзәләрнең нинди хәлдә булуын күз алдына китерү кыен түгел. Студентлар шунысына да риза булып, җәйгелектә бөтен җирне җыештырып, юасын юып, чистартып, буяп тәртипкә кертергә тырышалар. 1992 елның 1 сентябрендә тулай торакта студентлар тормышы башланып китә. Искергән, ярымҗимерек яки тимер кроватьларда ятсалар да, мебель җитми дип, суыткычлар, кайнар су юк дип зарланмыйлар. Чит кеше фатирында яшәү түгел инде, үзләренчә көн күрәләр, иң мөһиме - биредә үзләрен хуҗа итеп тоялар. Аларга мондагы игътибарлы, таләпчән вахтерлар Т.М.Кадырбакова, А.Е.Черненок, К.П.Моисеева, Р.Я.Дронова, тулай торак мөдире В.А.Балябина ярдәм итәләр.

    Авыр 90 нчы еллар. Ремонтка да, инвентарь алырга да акча бүлеп бирелми.1998 ел ахырында тулай торакның беренече катына реконструкция үткәрергә җыеналар, беренче каттагы барлык бүлмәләрнең стеналары сүтеп, идәннәре куптарып алына. Средстволар җитмәгәнлектән, эш тагын туктала, бу хәл ел буена дәвам итә. Студентлар (алар бик аз була) икенче катта яшиләр, ә тулай торак персонале иске кирпечләрне измәдән чистарта.

    2000 елның августында училищега яңа директор - Люция Ахметовна Хираҗева сайлана. Люция Ахметовнаның кайгыртучанлыгы, таләпчәнлеге, теләсә нинди проблеманы зирәк рәвештә хәл итә белүе нәтиҗәсендә бүгенге көндә тулай торакны чәчәк ата дисәң дә ялгыш булмас. Биредә бөтен уңайлыклар тудырылган. 2010 елда бинага капремонт ясала, суүткәргеч, электр һәм җылылык системалары алыштырыла, янгынга каршы сигнализацияләр урнаштырыла, тәрәзә-ишекләр, идән һәм түбә яңартыла. Тулай торактагы иске мебель яңаларына алыштырыла, 2007 елдан башлап кунакханәнең өченче каты да тулай торак карамагында.

    Үзгәрешләр шаккатмалы

    -Хәзерге вакытта тулай торакта 85 студент яши. 90 нчы еллардагы чыгарылыш студентлары ул чактагы яшәү шартларын хәзергесе белән чагыштырып карый да, үзгәрешләрне күреп гаҗәпкә кала. Гаҗәпләнерлек тә шул. Студентлар укудан кайтуга кайнаша торган кухняны гына алыйк: ул иркен һәм якты. Нәрсә дә булса әзерлим дисәң, электр плитәсеннән файдаланырга мөмкин, салкын һәм кайнар су агып тора, суыткыч эшли. Юынып чыгарга ванна дисеңме, душ дисеңме, рәхим ит. Һәрбер катта туалет бар. Телевизор карыйм дисәң, уку залында телевизор урнаштырылган. Кайбер бүлмәләрдә 3-4 студент яши, ике кеше яши торган бүлмәләр дә бар. Гомумән, училищеда көнозыны арып-алҗып кайткан студентлар өчен менә дигән ял һәм тәрбия урыны да ул тулай торак. Билгеле, тулай торакның үз традицияләре яшәп килә. Вахта буенча дежурга ярдәм итү, чәчәклекләр һәм газоннар карау, тематик ял кичәләре, хокук саклау органнары вәкилләре, ветераннар белән очрашулар кебек әдәби-тәрбияви чаралар һ.б.лар, дип таныштырды безне биредәге шартлар белән тулай торак мөдире Валентина Алексеевна Балябина.

    Өйдәге кебек рәхәт

    Тулай торак тормышын тулырак күзаллау өчен студентларның үзләре белән дә сөйләшеп алырга булдым. Тулай торакка аяк атлап керү белән иң беренче чиратта мондагы идеаль чисталык, пөхтәлек кенә түгел, студент егетләрнең һәм кызларның ягымлылыгы, итагатьле итеп сөйләшүләре игътибарымны җәлеп итте. Хәер, аларның тирә-юньдәгеләргә игътибарлы, ихтирамлы мөнәсәбәтләре сайлаган һөнәрләренең асылы бит инде ул дип уйлап куйдым.

    Кыска гына арада сөйләшкән студентларның һәркайсы, әйтик, 2 курс студентлары Адель Гыйльфанов, Алина Габдуллина (Башкортстаннан), Айсылу Акмалова (Кызыл Төбәк авылыннан), 1 курс студенты Гөлназ Миннеханова (Тупач авылы), 3 курс студенты Алина Денисова (Мөслим районы) биредәге шартлардан бик канәгать булуларын белдерделәр. Студентларның күбесен кухняда очраттым. Иркен, якты, җылы кухняда гөр килеп ашарга әзерләү белән мәшгуль иде алар. Монда бөтен уңайлыклар да тудырылган: заманча ике электр плитәсе, ике камералы ике суыткыч, өстәл куелган.

    Бүлмәләр буенча карап йөрибез, яктылык, җылылык бөркелә, мебельләр яңа, ап-ак пластик тәрәзәләр бүлмәләргә тагын да матурлык, яктылык өсти сыман, кайбер бүлмәләрдә раковиналар куелган, ванна бүлмәсендә кайнар су агып тора. Иркен уку залында китап укып, дәресләр әзерләргә тиешле шартлар тудырылган, теләгән кеше телевизор карый. Биредә бер-берең белән аралашырга иң кулай урын. Сәләтле студентларның берсе - үзе шигырьләр язып, үзе шуларны сәхнәләрдә укучы Гөлназ Миннеханованы да шунда очраттым. Шигырьләрен газетага да бирергә вәгъдә итеп калды.

    Буш вакытларыгызны ничек уздырасыз дип соравыма студентлар берсен-берсе узып сөйләп киттеләр, кайсы җырлар белән мавыга, кайсы бию түгәрәгенә йөри, араларында спорт түгәрәкләренә йөрүчеләр дә күп. Төрле бәйрәм чараларында да актив катнашалар. Училище директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Илсөяр Кәримова мәдәни-спорт чараларын үткәрүдә район мәдәният йорты, яшьләр бүлеге белән бердәмләшеп эшләүләре хакында да әйтеп узды. Студентлар үзләре яңа гына әниләр көненең ничек узуын, картлар йортына баруларын сөйләделәр. "Гомумән, моңсуланып торырга вакыт юк", диде алар.

    Үз әниләре кебек

    Тулай торакның эшче персонале 5 кешедән тора. Мөдир Валентина Алексеевна Балябинаның медицина училищесындагы хезмәт стажы 44 ел. Ул биредә тулай торак оешканнан бирле, 20 ел эшли. Игътибарлы, объектив карашлы мөдир кирәк чакта студентларга карата таләпчән дә була белә. Студентлар өчен ул остаз да, зур терәк тә. Тулай торакта яшәүчеләр укуларын бетереп, кулларына белгеч дипломнары алып таралыша торалар. Әмма тулай торакта яшәгәннәре биредә 10 елдан артык эшләгән Р.Я.Дронова, Г.И.Ахромеева, А.Е.Черненок, Т.А.Кәримова кебек вахтерларны әле дә сагынып искә төшерәләр. Бүгенге көндә биредә вахтерлар булып хезмәт сөючән, кайгыртучан, игътибарлы Р.У.Зәйнуллина, Л.В.Кулькова, Р.А.Насыйрова, Т.Н.Ханова хезмәт куя. Студентлар аларны икенче әниләре урынына күрәләр, чөнки алар кирәк чакта ярдәм итәләр, киңәш бирәләр, тормыш сынауларына өйрәтәләр. Ата-аналар медицина юлын сайлаган балаларын шушы коллектив кулына тыныч күңел белән тапшыралар, чөнки биредә аларның кайгыртучанлык белән уратып алынуына ышанычлары зур.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: