Минзәлә
  • Рус Тат
  • Директор дөрес приказ чыгармаган

    Район прокуратурасы тарафыннан "Мензелялес" дәүләт бюджет учреждениесе эшчәнлегендә хезмәт закончалыгы таләпләренең сакланышы тикшерелде. Тикшерү барышында Эдуард Умеркаев әлеге учреждениедә 2013 елның 28 июнендәге 19 нчы санлы хезмәт килешүе нигезендә машина йөртүче булып эшләгән. Әмма ул РФ Хезмәт кодексының 77 маддәсе 3 нче пунктына туры китереп, үз теләге буенча, 2014 елның...

    Район прокуратурасы тарафыннан "Мензелялес" дәүләт бюджет учреждениесе эшчәнлегендә хезмәт закончалыгы таләпләренең сакланышы тикшерелде.

    Тикшерү барышында Эдуард Умеркаев әлеге учреждениедә 2013 елның 28 июнендәге 19 нчы санлы хезмәт килешүе нигезендә машина йөртүче булып эшләгән. Әмма ул РФ Хезмәт кодексының 77 маддәсе 3 нче пунктына туры китереп, үз теләге буенча, 2014 елның 7 мартындагы директор приказы нигезендә эштән чыгарыла. Әлеге приказны тикшерү барышында аның законсыз булуы ачыкланды, бу хезмәт закончалыклары таләпләренә каршы килә.

    Әгәр РФ Хезмәт кодексы яки федераль закон тарафыннан башка срок билгеләнмәгән булса, РФ Хезмәт кодексының 80 нче маддәсе нигезендә эшче хезмәт килешүен өзә ала, бу хакта ул ике атна алдан да соңга калмыйча, эш бирүчене кисәтеп куярга тиеш. Бу срок хезмәткәрнең эштән азат итү турындагы гаризасын эш бирүче алганның икенче көненнән исәпләнә башлый. Үз ихтыярыннан чыгып хезмәт килешүен өзүгә кагылышлы мондый хокукый норма хезмәткәр тарафыннан язма рәвештә белдерелә. Әмма Эдуард Умеркаев учреждение җитәкчелегенә мондый гариза белән мөрәҗәгать итмәгән, эштән азат итүләре турында алдан искәртеп куймаган. Шуңа күрә "Мензелялес" директорының приказы законсыз дип табылып, аңа протест белдерелде, әлеге мәсьәлә тикшерелеп, Эдуард Умеркаев кабат элекке эшенә кайтарылды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: