Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Дөрес юлдан барабыз

Россия күләмендә үткән социологик тикшеренүләр күрсәткәнчә, россиялеләрнең 60 проценты дөрес юлдан барабыз дип саный.

Россия обывательләренә революция кирәк түгел. Соңгы 10 елда күпчелек­нең материаль хәле ях­шырган, шоковый рефор­малар вакытындагы кур­кулар беткән. Күпчелек "Кем сез?" дигән сорауга "Россия гражданнары" дип җавап бирә.

Сораштыруда катна­шучылар модерниза­циянең тизрәк баруын телиләр, коррупция, бәя­ләр һәм тарифлар үсүенә борчылу белдерәләр, эш урыннарының артуына өметләнәләр.

Шул ук вакытта властька булган ышаныч креди­тының чиксез булмавын лидерлар аңларга тиеш һәм гражданнарның өме­тен реаль эшләр белән акларга кирәк булачак.

Мәскәүдә үткән В.Путин кандидатурасын яклау митингысында 130 мең кеше катнашкан. Та­тарстанның зур шәһәр­ләрендә Россия Прези­дентлыгына кандидат В.Путинны яклап шулай ук митинг үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X