Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Дәвек авылыннан Бәдрелҗиһан Сафиуллинага – 100 яшь!

Минзәлә районындагы тыл ветераннарының берсе - Бәдрелҗиһан Минемөхәммәт кызы Сафиуллинага 100 яшь тулды. Кышын ул улы Рәүфәт, килене Татьяна тәрбиясендә Чаллыда яши, җәйгелеккә бергәләп туган авылы Дәвеккә кайталар. Юбилярны район хакимиятеннән, социаль яклау бүлегеннән, пенсия фондыннан, Тауасты Байлар авыл җирлегеннән дә котларга килделәр. Кунакларга сугыш чорындагы хатирәләрен сөйләде тыл ветераны....

Минзәлә районындагы тыл ветераннарының берсе - Бәдрелҗиһан Минемөхәммәт кызы Сафиуллинага 100 яшь тулды.

Кышын ул улы Рәүфәт, килене Татьяна тәрбиясендә Чаллыда яши, җәйгелеккә бергәләп туган авылы Дәвеккә кайталар. Юбилярны район хакимиятеннән, социаль яклау бүлегеннән, пенсия фондыннан, Тауасты Байлар авыл җирлегеннән дә котларга килделәр. Кунакларга сугыш чорындагы хатирәләрен сөйләде тыл ветераны.

Кырыс еллар кабатланмасын

Бүгенге тыныч дөньяның кадерен әлеге ветеран кебек сугыш ачысын үз җилкәсендә кичерүчеләрдән дә ныграк кем тойсын соң. Шуңа да ул "тыныч тормышның кадерен белеп яшәсен иде хәзерге буын", дип еш кабатлады.

Сугыш чорында 28 яшьлек Бәдрелҗиһанга "Алга" хуҗалыгының атларын карарга туры килә.

-Ат карауны яшьтәшләрем Хәернур, Әминә белән өчебезгә йөкләделәр. Хуҗалыкта атлар бик күп, 100дән артык иде. Атлар өчен авылдан читтә, басу янында махсус утар ясап куйдылар. Авыл картлары таләбе шундый булды, атларда ул чакта чир киң таралганга авыл кешеләренең атларына да йокмасын дип уйладылар. Фронт авылдагы әзмәвердәй ирләрне, әле яңа гына тормыш ямен аңлый башлаган, көч-куәте ташып торган егетләрне дә суырып алды, - дип сүзен дәвам итте безгә ветеран. Әле алай гынамы, фронтка атларны да озатырга туры килә авыл халкына.

-Аларны фронтка поезд белән Горькийдан озаталар иде. Бер барганда 5 ат алып бардык. Шул чагында Бикбаудан 40 ат китерделәр, атлары бик ябык иде. Шуңа комиссиядән үтмәделәр. Фронтка көр, елгыр атларны гына тупладылар. Безнең атларның барысын да алып калдылар, шунда үзем атланып йөри торган Фурман кушаматлы атымны да озатырга туры килде. Кочаклап еладым атымны, атлар да елагандыр, аларда кеше акыллары бар, диләр бит. Миңа исә бикбаулыларның бик начар бер атын бирделәр, шуның белән кайтып киттек. Юлда 15 көн йөрелгән, авылга бетләп бетеп кайтып кердек. Әни шунда ук мунча ягып җибәрде, - дип сөйли әби күргәннәрен, аннары сүзен дәвам итеп: - Беркем дә вакыт белән исәпләшмәде, фашистларны җиңәбез дип, ял да итми, бөтен көчебезне куеп эшләдек. Сугыш чорында Әгерҗегә барып, Шаршады урманчылыгында 6 ай урман да кистек авылдашлар белән. Анда күпер салдылар, без дә үз өлешебезне керттек.

-Басулар да буш тормады: җир сукаладык, чәчтек, урак урдык, кышын ашлык суктык. Җирне атлар белән сукаладык. Көздән дә сукалап калдыра идек җирне, 1 ат башына 12шәр гектар җир сукаларга норма бирелә иде, - дип хәтер йомгагын сүтте ветеран.

Ятимлекне бергә татыдык

Балачагында да язмыш сыный алар гаиләсен. Хәтерли әле, әтисе Минемөхәммәт үз көче белән зур итеп йорт сала. Әмма иркен йортта яши алмыйлар, колхозга тартып алалар йортны (бу йорт байтак еллар колхозның умарталыгы өчен хезмәт итә). Әтиләрен төрмәгә озаталар, әниләре биш бала белән иске мунчада яшәргә мәҗбүр була. Гаиләне туендырыр өчен гаиләдәге олырак балалар урман хәзерләргә читкә чыгып китә. Сугыш башлангач кабат туган якларына кайталар.

Бәдрелҗиһанның ире Гатаулла белән гаилә коруы да гадәти булмый. Гатаулла 1944 елда сугыштан контузия алып, инвалид булып кайта. Госпитальдә дәваланып ятса да, кайтканда хәтта сөйләшә дә алырлык булмый ул, бераздан аякка басса да, саулыгы какшап кала, эмфизема дигән диагноз куялар. Өстәвенә сугыштан кайтуына хатыны үлгән була. Өч баласы белән нишләргә дә белмәгән көннәрендә гаиләгә Бәдрелҗиһан аяк атлап керә. Менә шулай гаилә корып җибәрәләр алар Гатаулла белән.

-Ятимлекне шушы балалар белән бергә кичердек. Аларны какмадым, кыерсытмадым, үз балаларым кебек үстердем, - дип сөйли ана. Тора-бара уртак балалары: уллары Рәүфәт белән кызлары Галия дөньяга килә. Менә шулай киң күңеле биш баланы да үз канаты астына сыендыра. Балалар да аны үз әниләре кебек якын күреп үсәләр. Сугыштан соңгы елларда Бәдрелҗиһан колхозда төрле эшләрдә, ире Гатаулла заправщик булып эшли, бер үк вакытта кыр эшләре чорында басудагы эшчеләргә аш та илтә. Әмма Гатаулла күпме генә көрәшсә дә, авыруы җиңеп чыга, 62 яшендә хастаханәдә үлеп китә. Бәдрелҗиһан 54 яшендә тол кала.

Яз җитүгә, авыл кешеләре утрауга печән хәстәрлеге күрергә чыгып китәләр. Бәдрелҗиһан шуларга ашарга пешерә. Печән хәзерләү төгәлләнгәч, механизаторларга аш пешерә, хәтта кырга көянтә белән алып бара торган була.

-Тормышны тартып бару өчен ниләр генә эшләргә туры килми иде, кышын Ижевскийга балык, көзен бәрәңге сатарга йөри идек. Күбрәк җәяү чыгып китә идек, машиналар юк иде бит, - ди ул.

Балаларым көч бирә

Нинди генә авырлыклар кичерергә туры килмәсен, балаларын (олы уллары Биктимер вафат була) итагатьле, шәфкатьле итеп тәрбияләгән Сафиуллиннар. Краснокамскта яшәүче кызлары Фәймә, Киевта яшәүче уллары Рафакъ әниләренең хәлләрен белешеп, шалтыратып торалар, Ижевскта яшәүче Галия да әниләре өчен җан атып тора.

Сафиуллиннар гаиләсендә берничә сәгать кенә булсак та, бер-берсенә ихтирам-хөрмәт белән караулары күзгә ташланды. Бәдрелҗиһан әби 100 яшенә җитүендә балаларының өлеше булуын әйтте.

-Кешегә иң беренче чиратта җан тынычлыгы кирәк. Аллага шөкер, балаларым борчымады, йөзгә кызыллык китермәделәр, тәртипле булдылар, - диде ул озын гомерлелек сере турында сөйләгәндә. Әйе, балалары тырыш булганнар: Ижевскта гомер кичерүче кызы Галия кайчандыр Минзәлә медицина училищесында укыган, Ижевскта табиб-терапевт булып эшләп пенсиягә чыккан. Бүген үзен тәрбияләүче улы Рәүфәт тә Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумында укып, зоотехник белгечлеге ала, аннары укуын Казанда дәвам итә, югары белгечлек ала, республикабызның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында, аннары Татпотребсоюзда эшли. Хәзер пенсиядә. Казаннан Чаллыга кайтып яши башлавының җитди сәбәбе - әнисен тәрбияләргә кирәк була. Хәзер дә ул өйдә утырмый, Тукай районының "Ярыш" (?) хуҗалыгында эшли. Шуңа күрә кышын Сафиуллиннарга Чаллыда яшәве кулай, җәйгелеккә Дәвеккә кайталар, бакчада кайнашырга яраталар.

Шунысы бар, моннан 7 ел элек Бәдрелҗиһан әбинең күзләре күрми башлаган, операция дә ясатып караганнар, файдасы булмаган. Юбиляр улы белән килененә карата рәхмәтле булуын әйтте, тәрбиядә, хөрмәттә яшим, ходай үзләренә саулык, иминлек бирсен. Кайнар ризыклардан өзмиләр, ди ул.

-Әниебез яңа пешкән аш-су, ризыклар гына ашый, калган аш-суга, җылытып биргән ризыкларга ымсынмый, бигрәк тә өчпочмак, бәлеш кебек итле ризыклар, коймак ярата. Баллыга, шоколад конфетларга исе китми, чәйне дә шикәр, яисә карамель конфетлар белән эчүчән. Иртәнге ашы - кара ипи һәм шакмаклы шикәр белән сөтле чәй. Күзе белән проблемасын исәпләмәгәндә, авырып хастаханәгә, табибларга барганы юк, даруларга да мөкиббән китми, - диде килене Татьяна.

Әбидә юмор хисе дә бар, колакка бераз катырак булса да, сөйләшкәндә шаян сүзләр кыстырып куючан. «Үзеңне ничек хис итәсең?» дигәч, «Йөрәк картаймый, диләр бит, минем дә йөрәк 18дә үк булмаса да 30дагы кебек», диде ул шаяртып.

-Менә шулай шаян булды, күңел төшенкелегенә бирелмәде ул, - диде улы Рәүфәт әнисе хакында. Бәлки, озын гомерлелегенең сере дә шундадыр.

Рәсемдә: тыл ветераны улы Рәүфәт һәм Минзәлә район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нурһади Гыйльфанов белән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев