Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Эмоциональ ару синдромын ничек җиңәргә?

Күптән түгел генә бер танышым миңа үзенең проблемалары хакында болай дип сөйләде: "Кайбер чакларда яраткан эшемә барырга һич аяк тартмый. Озакка сузылган бәйрәмнәрдән соң эшкә үземне мәҗбүр итеп кенә барам. Бу нәрсәгә шулай икән? Бөтен нәрсәгә ачу килгән төсле. Шушындый халәттән һәм һөнәри стресстан ничек котылырга", диде ул.

"Мин сиңа табиб та, психолог та түгел, хастаханәгә бар. Даи­ми эшкә чумып утырасың, эштә арыганлыктыр. Ял көннәрендә көннәр ничек матур торды, чаңгыга да чыгып кермисең бит", дип аңа үз фикеремне белдердем. Шулай дисәм дә, аның бу хәле мине дә борчы­ды, нигә алай икән соң дип бу хакта уйланып йөрдем. Көннәр үтә торды, аннары тормыш мәшәкатьләре белән бу туры­да онытып та җибәргәнмен. Ләкин шушы көннәрдә газета караштырып утырганда бер табибның киңәшләренә күзем төште. Бу хакта әлеге танышы­ма да сөйләдем. Бәлки, әлеге табибның киңәшләре газета укучыларыбызга да кызыклы булыр.

"Гадәттә, мондый хәл эмо­циональ арыганлык синд­ромы булганда күзәтелә. Бу организмның психологик сакла­ну механизмы, мондый халәттә кайбер психологик травма рәвешендәге тәэсирләргә җавап бирү эмоциясе тулы­сынча яки өлешчә сүнә. Еш кына мондый синдром һөнәре актив аралашу белән бәйле булган кешеләргә: педагоглар­га, табибларга, тәрбиячеләргә, социаль хезмәткәрләргә, жур­налистларга хас. Эмоциональ арыганлык процессы әкренләп күзәтелә, ягъни ул

БЕРЕНЧЕфаза эмоциональ арыганлыкның көчәюе - үз- үзеңнән канәгать булмау, үзеңне почмакка куып керткәннәр кебек хис итү, депрессия тою.

ИКЕНЧЕфаза - эмоцияләрне экономияләү симптомының тотрыклы чагылышы. Кеше ситуацияләргә карата эмоцио­наль тойгыны "телим-теләмим" дигән принциптан чыгып "көйли". Бу еш кына эмоциональ чыгым­нар таләп итүче бурычларны җиңеләйтергә яки кыскартырга омтылуга китерә.

ӨЧЕНЧЕфаза ару - кеше эмоциональ яктан үзенең тирәлегендәгеләргә ярдәм итә, ул кемнеңдер хәленә керә, аның борчуларын уртаклаша алмый. Анда кызып китүчәнлек, хәтер калучанлык, дорфалык күзәтелә. Әкренләп эш автомат рәвештә башкарыла башлый. Һөнәри эшчәнлек өлкәсеннән эмоцияләр тулысынча дияр­лек чыгарыла. Әгәр эмоци­ональ арыганлык арта бара икән, төрле авырулар, бигрәк тә йөрәк һәм нерв системасы белән бәйле авырулар пәйда булырга мөмкин.

Нәрсә эшләргә соң? Мондый хәл булмасын өчен стрес­сны җиңү буенча түбәндәге киңәшләргә колак салыгыз:

1.Бар эшне дә берьюлы эшләргә тырышмагыз.

2.Ял турында онытмагыз. Бертөрле эш кешене алҗыта. Ял итеп алу көчне һәм сәламәтлекне сакларга ярдәм итә.

3.Вакыйгаларның һәм кеше- ләрнең яхшы якларын гына күрергә тырышыгыз.

4.Әгәр нинди дә булса күңелсез эш яки сөйләшү көтелә икән, аны яңаданга калдырмагыз.

5.Әгәр кайсы да булса эшегез барып чыкмый икән, аның уңай якларын күрергә тырышыгыз. Уңышсыз вакыйгаларны һәрчак исегезгә төшереп тор­магыз. Үзегезнең көчегезгә ышанычыгызны сакларга ты­рышыгыз.

6.Теләсә нинди эшкә тотын­ганда алдыгызга реаль мак­сат куегыз. Куйган максатыг­ызга ирешкән очракларда үзегезгә ошаган кызыксын­дыру чаралары кулланыгыз.

7.Башкаларга карата яхшы мөнәсәбәттә булыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X