Минзәлә
  • Рус Тат
  • Фанфурик

    Нәрсә миңа карап шаккаттыгыз, танымыйсызмы әллә? Мин бу, элеккеге бик борычлы булган данлыклы исерткечнең кече туганы. Совет заманында кешеләрне исертеп, исерекләрне бөлдергән самый крутой бичәнең кече туганы булам. Без берничә туган булсак та, төрлебез төрле исем белән йөрибез. Бармак хәтле генә булсам да, дөньяның тоткасы мин. Көч җитәрлек, сатып алучының...

    Нәрсә миңа карап шаккаттыгыз, танымыйсызмы әллә? Мин бу, элеккеге бик борычлы булган данлыклы исерткечнең кече туганы.

    Совет заманында кешеләрне исертеп, исерекләрне бөлдергән самый крутой бичәнең кече туганы булам. Без берничә туган булсак та, төрлебез төрле исем белән йөрибез. Бармак хәтле генә булсам да, дөньяның тоткасы мин. Көч җитәрлек, сатып алучының корсагына эләгүгә, теләсә кем белән аяк терәп сөйләшә алам. Кыйммәтле эчемлек алырга акчасы булмаган хәерчеләр, алкашлар минем кебекләр белән көн күрә. Кибет хуҗалары минем туганнарны олаулап ташый - хәзер алып эчеп бетерәләр. Минем аркада күпме акча эшли алар. Ә бит минем корсакка эчәргә дип түгел, ә ышкырга дип язылган. Шулай булгач, миңа тиеп карасыннар! Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында һич куркусыз, бер каршылыксыз сата алалар мине. Күләмем бер граммга ким булса да, дәрәҗәм киштәләрдә кукраеп торган кайбер кәттә "абзый"лардан югарырак - 75 градус. Сатучыларга өстәмә кертем дә кертәм мин. Бер төрле лимонадны икегә бүлеп безнең икебезне икесенә салып болгаталар да, урам буйлап күтәреп эчеп баралар.

    Безгә бик игътибар итүче юк, чөнки төсебез буротиноныкы кебек. Шуңа күрә без хәзер элеккегегә караганда ике тапкыр әйбәтрәк. Ир-атларны гына түгел, хатын-кызны да ике тапкырга артык дәртләндерәм. Төс-битем ике тапкырга күркәмрәк, күкрәгем кайберәүләрдән киңрәк булса да, өстемә әллә нинди үлән исемнәре язып бетерәләр. Егәрем 75 градус булса да, сыешлыгым 99 мм гына. Хакым да очсыз - 13-15 сум гына тора. Бер ярты кәттә "агай"ны сатып алган акчага минем ишеләрне дистәләп алырга була. Шуңа да аракы заводлары белән ярыша-ярыша эшләмичә чарабыз юк. Безнең фирмабызны да "кече бизнес" диләр, гәүдәләр кечкенә булгангадыр инде.

    Беркөнне бер хатын-кыз кибеткә кереп, "Юк-бар сатып безнең ирләрне бозып ятасыз" дип тавыш чыгарып караган иде дә, барып чыкмады. Кибет хуҗасы тагын да катырак торды. Хатын: "Шул начар эчемлегегезне эчеп кайткач, ирләребезнең башлары түгел, бер җирләре дә күтәрелми", дип сукрана-сукрана чыгып китте.

    Я, таныдыгызмы инде мине?

    Шаян текстка җитди тәкъдим

    Кайсы кибеттә фанфурик бизнесы икәнлеген белү өчен аерым бер категория кешеләрнең кайсы якка юл тотуын гына күзәтергә кирәк. Бу бизнесны закон якламый. Димәк, участковыйларга катырак булсалар да ярыйдыр!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: