Реклама
Февраль башында Зәй шәһәрендә Әфганстаннан Совет гаскәрләрен чыгару көненә багышланган Зәй муниципаль районының йөзү буенча ачык беренчелеге үтте.
Ярышларда Зәй, Азнакай, Алабуга, Баулы, Мөслим, Минзәлә, Менделеевск, Җәлилдән барлыгы 8 команда катнашты. "Юбилейный" спорт сараенда тәрбияләнүче балалар бик яхшы чыгыш ясап, призлы урыннар алып кайттылар: Роман Вахрушев - 1, Анатолий Мордвинов -1, Ирина Красильникова - 1, Екатерина Гранкина- 2, Ләйлә Кашапова - 2, Максим Комиссаров - 2, Виктория Николаева - 3, Ильяс Якупов - 3, Әлфия Бәдриева - 3, Артем Галләмов - 4, Камил Котдусов - 4, Зөлфәт Нәбиев - 4, Евгений Комиссаров - 5. Шәхси чыгышлар нәтиҗәсеннән күренгәнчә, "Юбилейный" командасы 1нче урынны алды. Бу укытучы-тренерлар Н.Каюмов, А.Сафиуллин, Ф.Бәдриевларның зур һәм бәяләп бетергесез хезмәте.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз