Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Финанс хезмәтләренә кагыла

15 март - Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне - "Безнең акчалар, безнең хокуклар: кампанияләр финанс хезмәтләре базарында дөрес сайлау яклы" шигаре астында узачак.

Мондый тема сайлануга дөньяви финанс кризисы, гражданнарның финанс грамоталылыгының һәм яклану дәрәҗәсенең түбән булуы, шулай ук югары сыйфатлы финанс хезмәтләре алуда гражданнарның канәгать булу зарурлыгы сәбәпче булды.

Шушы максатлардан чыгып, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы Бөтендөнья кулланучылар хо­кукларын яклау көнен уздыру кысаларында комплекслы чаралар, аерым алганда, түгәрәк өстәл, кайнар элемтә, әңгәмә, консульта­цияләр оештырачак. Минзәләдә кайнар элемтә телефоннары: 3-20-51, 8-960-075-20-01.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев