Минзәлә
  • Рус Тат
  • Газетага мәдхия

    Районыбызда чыгып килүче, киң билгеле, иң хөрмәтле басмаларның берсе "Минзәлә" газетасына 95 ел тулды. Моңа тагын бер мөһим сәбәп бар - "Минзәлә" белән танышып яши башлавыма 40 елдан артык икән ләбаса!

    Менә шундый мәрхәмәтле, киң күңелле, изге җанлы "Минзәлә"не ничек инде сөймисең дә, һәр санын көтеп алмыйсың! Мин аның барлык журналистлары, хезмәткәрләренә мең-мең рәхмәтләремне житкереп, киләчәктә дә халык мәнфә-гатен күздә тотып эшләүләрен телим.

    Бүген җомга. Ниһаять, ул киләчәк. Ничек зарыгып көтәм мин аны. Иртәдән кичкә кадәр, тәрәзәдән күземне алмый, менә килер, менә килер, дип сагынып, зар-интизар булып көтәм. Аз гына капка шакылдаган саен тәрәзәгә атылам. Аның капкасы да, җил искән саен, шакылдап ымсындырып тора бит.

    Атнага ике генә тапкыр килә шул ул. Шуңа да ут йотып көтәм мин аны. Дусларым да аптырый: Ничек син Аны шулкадәр яратасың, үзе шактый гына күпертеп сөйли, үзе бигрәк калынайды", - диләр. Калынайсын, ну бераз күпертеп тә сөйләсен, ди. Шуннан нәрсә. Калынаюы да үзенә килешеп тора, бераз күпертеп сөйләве дә бик урынлы килеп чыга. Кыскасы, ничек кенә тәнкыйтьләсәгез дә, мин аны барыбер яратам.

    Тагын капка шак итеп куйды, тагын тәрәзәгә атылам. Юк,җил генә икән. Инде караңгы төшеп килә. Нишләп соңарды икән? Тагын капка-тәрәзәгә күз салам. Яңгыр ява башлады. И, чыланып бетәр инде. Яңгыр башланганчы килеп җитә алмады. Әй бу көзнең шыксыз, яңгырлы-җилле караңгы төннәрен, ул килмәсә, ничекләр уздырырмын. Ансыз төннәр бик озын бит ул.

    Тагын капка тавышы. Инде тәрәзәгә күз салуда мәгънә юк. Тышта кап-караңгы. Мин өстемә дә кияргә онытып тышка атылам. Я ходаем, караңгы кичләрем яктырып киткәндәй булды. Ниһаять, ул килгән! Ашыгып янына барам. Аның битләренә башымны куеп, күңелемне ымсындырып торган, миңа бик тә таныш булган исләрен иснәп бераз кинәним әле. Әй, мескенем, битләрең чыланып беткән, бигрәкләр нык яуды шул яңгыр. Борчылма, алтыным, башта мин сине яхшылап киптерермен. Аннан төнне бергә үткәрербез.

    Почтальонны әйтәм әле, яңгыр коеп яуганда, капкага кыстырып киткән бит минем сөекле, газиз "Минзәлә"мне, өйгә кертеп бирсә ни булган инде?

    Фаил Шафигуллинга ияреп Зөлфирә Ханова,

    ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татар Мөшегесе авылы

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: