Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Г.Тукайга багышланган шигырь бәйрәме

Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан районның үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре шигырь әйрәме үткәрде. Ул көнне район мәдәният сарае каршында шигырь сөючеләрне Заһидулла Яруллинның "Тукай" маршы яңгырап каршы алды. Гимназиянең 8 класс укучысы Шамил Вәлиевнең "Тәфтиләү" уйнавы сөендереп җибәрде: районда яңа баянчы үсеп килә. Баян булса, моң булыр, татар...

Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан районның үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре шигырь әйрәме үткәрде. Ул көнне район мәдәният сарае каршында шигырь сөючеләрне Заһидулла Яруллинның "Тукай" маршы яңгырап каршы алды. Гимназиянең 8 класс укучысы Шамил Вәлиевнең "Тәфтиләү" уйнавы сөендереп җибәрде: районда яңа баянчы үсеп килә. Баян булса, моң булыр, татар җыры яшәр. Гимназиянең "Энҗе бөртекләре" вокаль ансамбле "Пар ат" җырын башкарды, 7 сыйныф укучылары Айсылу Хәбирова, Алинә Низамова, 10 сыйныфта укучы Рәмилә Гыйниятова, 5 санлы "Зоренька" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр Азалия Насрыева, Гөлфирә Кәримова, Камил Фәррахов, Илфар Зыятдинов та мәһшүр шагыйребезнең шигырьләрен матур итеп укыдылар. Шунда ук якташыбыз Гөлшат Зәйнашевага багышланган кичә-бәйгедә җиңүчеләр бүләкләнде. Яшь җырчылар арасында 1 урын С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар безнең традицияләр Шигырь бәйрәме дәүләт драма театры артисты Ленар Минимуллинга, 2 урын шул ук коллективтан артист Рифат Хафизовка, 3 урын район мәдәният йорты методисты Венера Тимергалиевага; өлкән яшьтәге җырчылар арасында 1 урын "Юность" боз сарае хезмәткәре Илфа Зыятдиновага, 2 урын Түбән Тәкермән авылыннан Гөлфия Фәйзрахмановага, 3 урын район мәдәният йорты методисты Лениза Якиевага; шигырь укучылар арасында 1 урын Татар Мөшеге авылыннан Самат Камаловка, 2 урын 1 нче мәктәптән Алсу Хановага, 3 урын Наратлы Кичү авылыннан Римма Мәрдановага бирелде. Вокаль ансамбльләр арасында педкөллиятнең Гүзәл Кәримова җитәкләгән кызлар вокаль ансамбле җиңүче дип табылды. Аларга "Татмедиа" ҖЧҖ филиалы "Минзәлә" мәгълүмат-редакция үзәге әзерләгән грамоталар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Бәйгедә катнашкан Энҗе Хәкимова, Ринат Бәдретдинов, Рифнур Кәбиров, Рөстәм Әхмәтханов, Раушания Гыймаева-Титова, Алия Фәтхуллина, Сөмбел Низамова, Рузил Гарипов, Айсылу Саматова, "Энҗе бөртекләре" ансамбле дипломант исеменә лаек булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев